2019 елның 2 февралендә Иске Матак авыл җирлеге үзешчәннәре Театр елына багышланган “Театр - күңел көзгесе" район смотр-конкурсы кысаларында отчет концерты белән чыгыш ясадылар.
2019 елның 1 февралендә Алексеевск аграр көллияте филиалы коллективының «Театр-күңел көзгесе» смотр конкурсы кысаларында хисап концерты булды. Концерт төрле жанрлы иде: татар, рус һәм чуаш телләрендә җырлар башкарылды, К. Тинчуринның «Зәңгәр шәл»спектакленнән өзек күрсәтелде
2019 елның 31 гыйнварында Иске Матак авылы яшьләре хоккей матчына җыелды. Дустанә очрашу җылы атмосферада узды. Уен бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Бу уенның мөһим бурычы-авылның яшь буыны арасында хоккейны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.
2019 елда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерүгә каралган акчаларның гомуми күләме 15,3 млрд сум тәшкил итәчәк, бу узган ел белән чагыштырганда 40% ка артыграк (11 млрд сум).
28 гыйнварга авыл хуҗалыгы оешмалары буенча тулаем савым 151,9 тонна тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 9,6 тоннага күбрәк. 148 тонна сөт сатылган.
Бүген Балалар иҗат йортында район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов рәислегендә Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты утырышы булды.
2010 елның 31 гыйнварында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы белән берлектә җирлектәге авылларда сыерлар санын киметкән кешеләрнең өйләрендә булдылар. Йөреп чыгу нәтиҗәләре буенча килеп туган хәлнең сәбәпләре ачыкланды.
31 гыйнвар көнне Югары һәм Түбән Колчурино авылларында район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында Югары Колчурино авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышлары булып узды
Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан Чуаш Кичүе мәктәбендә барлык сыйныфларда класс сәгатьләре үтте, ә дәресләрдән соң 5-9 сыйныф укучылары белән “Блокадалы Ленинград” квест – уены үткәрелде. 5 команда вакыйгаларны белү, шифрларны чишү, камалыштагы икмәк нормасын бүлү, үлчәү һәм башка төрләр буенча алты станция узды. Чараны тарих укытучысы Гатина Ф. оештырды.
2019 елның 31 гыйнварында Ташбилге авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен “Балалар уеннары” дигән уен программасы үткәрделәр. Балаларны уен программасына чакырдылар. Балаларга рус халык әкиятләрен, мәкальләрне, әйтемнәрне белү буенча ярыш тәкъдим ителде. Алар шулай ук күңелле борынгы уеннар уйнадылар: «Танып бел», «Күз кысыш», «Каз, каз, үрдәк». Мондый чаралар балаларның күзаллауларын киңәйтеп кенә калмый, алар өчен мавыктыргыч һәм файдалы ял оештыру мөмкинлеге дә бирә.