ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2019 ел
сишәмбе

«Узган ел республикада авылда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына грант ярдәме күләме сизелерлек артты — 878 млн.сумга кадәр. Бу 2017 елга караганда  353 млн. сумга яки  67,2% ка күбрәк», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

2019 елның 4 февралендә Авангардная урамы, 74 нче йорт (2нче подъезд) адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәр пәнҗешәмбе 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр регистрация бүлекләре башлыклары гражданнарны күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча кабул итә, дип искә төшерә.

Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез: Дәүләт кадастр учетына документлар биргән һәм/яки электрон рәвештә хокукларны дәүләт теркәвенә алу турында карар алган һәм документларны караусыз кире кайтару турында карар алган гариза бирүчеләрне кабул итү, дәүләт кадастр учетында һәм/яки хокукларны дәүләт теркәвенә алудан баш тарту турында, шулай ук электрон рәвештә хезмәт күрсәтү буенча 6нчы һәм 26нчы тәрәзәләрдә алып барыла.

2019 елның 1 февралендә Бибай-Чаллысы һәм Түбән Колчурино авыл клублары хезмәткәрләре "Без Кышкы бизәкләр ясыйбыз"дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Конкурста балалар бик теләп катнаштылар.Ахырда үз эшләрен күрсәттеләр.

2019 елның 1 февралендә Апак авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкы арасында "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен"дигән волейбол турниры үткәрделәр.


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 2 февралендә Түбән Әлки авыл җирлеге хезмәткәрләре Иске Әнҗерә мәдәният йортында "Театр - күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында чыгыш ясадылар. Тамашачыларга күңелле скетчлар күрсәтелде һәм җырлар  җырланды.

2 февраль көнне район мәдәният йортында 2019 елгы яшьләр форумы узды. Әлки районының төрле тармакларында эшләүче югары уку йортлары һәм техникум студентлары,югары сыйныф укучылары һәм яшь белгечләрнең традицион очрашуы узды.

2 февральдә Яңа Үргәгар авылында район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район прокуроры Айрат Гыйззәтов, район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында Яңа Үргәгар авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булды

Быел районның урта гомуми белем бирү мәктәпләрен 53 укучы тәмамлый. Алар барысы да бердәм дәүләт имтиханнарын нинди фәннәрдән тапшырачакларын ачыкладылар, гариза яздылар инде.

“Алинә” универсаль спорт залында ир-атлар арасында билбау көрәше буенча район беренчелеге үтте

1 февральдән федераль ташламачыларга айлык акчалата түләү күләме һәм социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе артачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International