ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

18 декабрь көнне Чуаш Кичүе авыл җирлеге үзешчәннәре "Театр-күңел көзгесе" смотр-конкурсы кысаларында Карамалы авылында концерт күрсәттеләр. Аларның чыгышлары шаян, дәртле биюләр һәм җырларга бай булды. Тамашачылар һәр концерт номерын җылы каршы алдылар.

2018 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасында 2019 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр "һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент уздыруны регламентлаучы документлар пакеты кабул ителде. Эксперимент 2019 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр 4 пилот төбәктә үткәреләчәк:

Мәскәү; Мәскәү өлкәсе; Калуга өлкәсе; Татарстан Республикасы.

Сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, укучыларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге, белем бирү компетентлыгы һәм фәнни белемнәрне пропагандалау максатыннан 2018 елның 12 ноябрендә рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы узды.

17 декабрьдә it-чемпион конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Чуаш Борнае урта гомуми белем бирү мәктәбеннән конкурста 20 укучы катнашты, тик өчесе генә җиңү яулады. Котлыйбыз!!! Конкурсның икенче этабы февраль аеннан апрель аена кадәр узачак. Барыгызны да катнашырга чакырабыз һәм уңышлар телибез!


18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 нче елның 18 нче декабрендә  Рус Православие Чиркәве архиереы Пармен, Чистай һәм Түбән Кама епискобы эш визиты белән Әлки благочинистасында булды. Владыка Сиктермә-Хузангай авылындагы Изге Николай храмында бәйрәм молебен үткәрде, аннары Юхмачы авылында Алла Анасы Успение чиркәвен чистарту йоласы үткәрде. Чиркәүгә килгән барлык кешеләргә хәер-фатихасын бирде һәм бәйрәм белән котлады.

17 декабрьдә Әлки районы мәдәният йортында якташыбыз Максуд Юлдашев җитәкчелегендә Казан дәүләт мәдәният институтының 4 курс студентларының концерты булды. Репертуар сайлауда алар татар фольклорына басым ясадылар, шулай ук чит ил җырлары да башкарылды

Начар метеорологик күренешләр:

2018 елның 19 декабрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.

2018 елның 17 декабрендә  район мәдәният йортында Әлки муниципаль районы Советы утырышы узды.

14 декабрьдә «Әлки муниципаль районы: табигать, тарих, икътисад, мәдәният»II Региональ фәнни-гамәли конференциясе узды.

Атна дәвамында район эчке эшләр бүлегендә 10 административ-хокук бозу очрагы теркәлгән


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International