ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

764 880 татарстанлы "Җәфа чигүчеләргә һәм дәвалануга караганда вакцинация яхшырак" дигән карарга килгән.

Дәүләт Думасы депутаты шушы көннәрдә Казанда узачак Татарстан АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы " конкурсының әһәмиятен билгеләде.

15 ноябрьдә «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Әлки муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул Чуаш Кичүе авыл җирлеге бинасын ачу тантанасында катнашты.

Алга таба Әгъзам Гобәйдуллин Әлки районының кайбер җитештерү объектларында булды. Ул "Хузангай" ҖЧҖ җитештерү базасының үсемлек мае сыгу цехында, ярма цехында, май орлыгы заводында булды. Аннары «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Түбән Әлки авылында бертуган Шәйхетдиновларның җитештерү базасында булды.

Объектларны караганнан соң, район мәдәният йортында авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу булды, анда мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

15 ноябрьдә район мәдәният йортында өченче чакырылыш Әлки муниципаль районы Советының егерме дүртенче утырышы булды

 Парламент дәресе-2018 кысаларында укучыларның иҗади конкурсларына һәм педагогларның методик эшләнмәләре конкурсына йомгак ясалды. Иң яхшы рәсемнәр Чуаш Борнае, Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары тарафыннан тәкъдим ителде. Иске Әнҗерә мәктәбе укучысы эше- иң яхшы инша булды. Методик эшләнмәләр бәйгесендә Чуаш Борнае урта мәктәбенең тарих укытучысы җиңүче булды.

Кече яшьтәге мәктәп укучыларының «Математика марафоны " республика олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын котлыйбыз. Олимпиада Республика олимпиада үзәге җитәкчелегендә үткәрелде. Анда безнең район мәктәпләренең 1-4 сыйныфларында белем алучы 117 укучы катнашты. Базарлы Матак, Чуаш Кичүе, Юхмачы, Югары Әлморза мәктәпләре укучылары җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Башлангыч сыйныф укытучылары аларны шундый югары нәтиҗәләргә әзерләгән.

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе катнашында авыл хуҗалыгы оешмалары арасында кышкы саклауга авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм кую буенча район конкурсы узды. Беренче урынны "востокзернопродукт" АҖ "Карга" бүлекчәсе алды, икенче урында - "Хузангай"ҖЧҖ.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе хәбәр иткәнчә, Росреестр Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын алып баруның федераль дәүләт мәгълүмат системасына керү ачкычы ярдәмендә мәгълүмат бирү сервисы эшен яңадан башлап җибәргән. Сервис керүче мөрәҗәгатьләрнең кискен артуы аркасында килеп чыккан куркынычларны бетерү зарурлыгы белән бәйле рәвештә вакытлыча сүндерелде. Росреестр сервис эшен кыска вакыт эчендә торгызу өчен барлык техник һәм оештыру ресурсларын мобилизацияләде

15 ноябрь көнне Ташбилге авыл мәдәният йортында хуҗабикәләр "Аулак өй" уенына җыелдылар. Кул эшләрен башкарганда алар яшьлек елларын искә төшерделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм яшьлектәге җырларын җырладылар. Мондый кичәләр биредә инде традициягә әйләнде һәм чарада ташбилгелеләр бик теләп катнашалар.


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 нче елның 15 нче ноябрендә  Әлки муниципаль районының Апак авылында яшәүче Әхмәтҗанова Хәлимә Вәлиәхмәт кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International