Йомгаклау иншасының уңышлы язылуы 11 сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә үткәрү булып тора. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар йомгаклау иншасы урынына изложение язарга хокуклы. Йомгаклау иншасын мәктәпне узган елларда тәмамлаучылар да югары уку йортларына кергәндә аның нәтиҗәләрен күрсәтү өчен яза ала. 2018-2019 уку елына йомгаклау иншасының биш юнәлеше сайланган: “Әтиләр һәм балалар”, “Хыял һәм чынбарлык”,”Үч һәм киң күңеллелек”, Сәнгать һәм һөнәр”, “Игелек һәм рәхимсезлек". Инша язарга җирле вакыт белән 15 минут кала төрле төбәкләр өчен йомгаклау иншасы комплектлары бердәм дәүләт имтиханнарының (БДИ) рәсми мәгълүмат порталында урнаштырылачак. Инша җирле вакыт буенча иртәнге сәгать 10да башлана.
2018 елның 14 ноябренә һава торышы.
Алмашынучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м тизлектә көчәйгәндә 13 метрга кадәр.
Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -10º - 13º, аязган вакытта
һава температурасы -17º ка кадәр, көндез максималь температура 0º-4º.
"Әлки хәбәрләре» - районның бердәнбер басма нәшрияты.
Районда Бөтенроссия һәм республика фән олимпиадаларының муниципаль этабы башланды
Безнең район вәкилләре студент - археологлар һәм мәктәп укучылары-туган якны өйрәнүчеләр республика җыенында катнашты
Әлки муниципаль районында РМПҮ № 7 бүлеге техник сәгатьләрне 2019 елның 1 гыйнварыннан чәршәмбе көннәрендә 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр билгеләү турында хәбәр итә. Башка көннәрдә дүшәмбедән җомгага кадәр 12.00 дән 13.00 гә кадәр төшке аш вакыты белән 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр эшлибез. Шимбә, якшәмбе-ял көннәре. Белешмәләр өчен телефон 20-8-94
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә күчемсез милек объектларының кадастр бәясе сораулары буенча кайнар линия булды. Казанда яшәүчеләрнең сорауларына Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең күчемсез милекне кадастр бәяләве бүлеге җитәкчесе Алсу Сабирҗанова җавап бирде. Сезнең игътибарга аеруча актуаль сораулар һәм аларга җавапларны тәкъдим итәбез.
2018 нче елның 11нче ноябрендә Югары Колчурино авыл җирлеге үзешчән сәнгать коллективы Хурада авылында чыгыш ясады.
11 ноябрь көнне Иске Матак авыл җирлегенең үзешчән сәнгать осталары Иске Тактала авыл мәдәният йортында концерт куйды
12 ноябрь көнне Базарлы Матак авылында ТР Дәүләт Советы депутаты Т. В. Воропаева, район башлыгы А. Ф. Никошин, шулай ук районның оешма һәм учреждение җитәкчеләре, чик сакчылары сугышчылары, хәрби хезмәт ветераннары, район үзәгендә яшәүчеләр катнашында чик сакчылары истәлегенә һәйкәл ачу тантанасы булды