12 ноябрь көнне Базарлы Матак авылында ТР Дәүләт Советы депутаты Т. В. Воропаева, район башлыгы А. Ф. Никошин, шулай ук районның оешма һәм учреждение җитәкчеләре, чик сакчылары сугышчылары, хәрби хезмәт ветераннары, район үзәгендә яшәүчеләр катнашында чик сакчылары истәлегенә һәйкәл ачу тантанасы булды
12 ноябрь көнне район мәдәният йортында "Бердәм Россия" партиясе Әлки җирле бүлекчәсенең 28нче конференциясе булып узды
Районның Иҗтимагый советы рәисе Луиза Абдрахманова 2030 елга кадәр республиканың үсеш стратегиясенә нинди үзгәрешләр кертелүе турында сөйләде
Район мәдәният йортында район үзәге учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды.
30 яшькә кадәрге мәктәп укучылары, студентлар һәм эшләүче яшьләр вәкилләре арасында коррупциягә каршы тематикага ел саен үткәрелә торган “Иҗат коррупциягә каршы” республика иҗади эшләр конкурсы башланды.
“2014-2020 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау " ярдәмче программасы кысаларында яшьләр арасында радикаль карашларны кисәтү максатыннан министрлык «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе " Региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә 2018 елның октябреннән декабренә кадәр "Без-дөнья ул!” медиаконкурсы үткәрү планлаштырыла.
Конкурсның максаты-Татарстан Республикасы яшьләрен 18 яшьтән 30 яшькәчә булган яшьләрне милләтара дуслыкны һәм мәдәниятара диалогны үстерүгә юнәлдерелгән яшьләр мәгълүмати контент булдыру процессына җәлеп итү, шулай ук кыска видеороликлар, социаль челтәрләр өчен инфографияләр, график эшләр булдыру һәм авторлык текстлары язу юлы белән иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны саклау.
13 ноябрь көнне 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милекне кадастр бәяләве мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрә.
2018 нче елның 10 нчы ноябрендә Салман авыл җирлеге хезмәткәрләре «Беренчел звеноның иң яхшы табибы " Әнвәр Катеев иҗатына багышланган Хәтер кичәсе үткәрделәр. Авыл халкы аны "Күңел табибы"дип атады. Ул эшенә намуслы каравы , авыруларга карата җаваплылык хисе һәм югары профессионализмы белән башкалардан аерылып торды.
2018 елның 9 ноябрендә Түбән Колчурино авыл клубы хезмәткәрләре балалар өчен “Бергә күңеллерәк” уен эстафетасы үткәрделәр. Балалар белән төрле уен эстафеталары оештырылды. Балалар төрле конкурсларда катнаштылар
2018 елның 9 ноябрендә Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Бибай Чаллысы авылында яшәүчеләрне «Көзге моңнар» дип исемләнгән концерт программасы белән сөендерделәр. Концерт программасы шаян, дәртле биюләр һәм җырларга бай булды. Тамашачылар һәр номерны җылы каршы алдылар.