ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Югары Кәчи авылында үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы төзелде.


22
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Әлки муниципаль районында 13000 гектардан артык мәйданда көнбагыш чәчелгән. Тизрәк өлгерсен өчен район авыл хуҗалыгы оешмалары авиация ярдәмендә кыр десикациясен уздыра башладылар. 21 сентябрьгә 3000 гектарга якын көнбагыш мәйданы эшкәртелгән.

 “Ләйсән” йөзү бассейны җәйге яллардан соң кабат эшли башлады.

17 сентябрьдә Татарстанның барлык мәктәпләрендә, музейларында һәм китапханәләрендә «Музейландия иленә сәяхәт»дигән Бердәм мәдәният дәресе узды.

21 сентябрь көнне Апак авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Чәчәкләр - табигать елмаюы"дип исемләнгән тематик әңгәмә үткәрделәр.  Бакчачылар җыелышып  чәчәкләр һәм аларны карау турында тәҗрибә уртаклашты.

19 сентябрь көнне Нәби Дәүли исмендәге гимназия укучыларының экологик отряды Базарлы Матак авылындагы  Актай елгасы ярларын чистартып, "Чиста яр" акциясендә катнашты

Әгәр дә эшләүче пенсионер агымдагы ел ахырына кадәр эштән китмәсә, ул узган индексацияләрне исәпкә алып пенсия алмый икән, дигән ялган мәгълүмат тарату очраклары теркәлгән. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге уяу булырга һәм алдакчыларның хәйләсенә эләкмәскә чакыра!

15 сентябрьдә Арча районы Кырлай авылында “Ат көне” уңаеннан үткән ярышларда район егетләре дә уңышлы чыгыш ясадылар.

21 сентябрь көнне “Тыл хезмәтчәннәренә " паркында «Бөтендөнья тынычлык көне»дип исемләнгән тематик кичә узды. Алып баручылар  кече яшьтәге балалар өчен тынычлык турында кызыклы әңгәмә үткәрделәр, яхшылык һәм дуслык тематикасына әкиятләр укыдылар. Балалар шатланышып бер-берсенә елмаю бүләк иттеләр!

21 сентябрь көнне Базарлы Матак урта мәктәбендә Тынычлык һәм татулык көненә багышланган флешмоб үткәрелде. Укучылар көн темасы буенча рәсемнәр, плакатлар әзерләделәр, мәктәп укучылары үзидарәсе һәм Россия укучылар хәрәкәте активистлары күңелле музыка астында флешмоб оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International