ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018нче елның 24 сентябрендә  Югары Әлморза, Иске Әнҗерә һәм Кошки авыл мәдәният йортларында "Бәрәңге икенче икмәк" исемле бәрәңге бәйрәме үткәрелде. Чәй өстәле артында күңелле уеннар да уйналды.


24
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Узган ункөнлектә район буенча 196.7 тонна сөт җыелган. Узган ел белән чагыштырганда бу 3322 килограммга күбрәк, әмма узган атнага караганда азрак. 21609 литр сөт җыйган Чуаш Кичүе авыл җирлеге сөт җыю буенча лидер булып тора.

Әлки районы Юхмачы урта мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре Гильфанова Л. Р. һәм Насыйрова Ф. Р. һәм педагог –оештыручы Гыймадиева З. Н. җитәкчелегендә «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте активистлары 5 һәм 6 сыйныф укучылары белән “1944. Җиңү балалары” исемедәге Бөтенроссия тарихи квесты үткәрде.

Начар метеорологик күренешләр:

2018 елның 25 сентябрендә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяктан көчле җил, көчәйгәндә, 15-18 м/с тизлектә көтелә.

Аязучан болытлы һава.

Төнлә явым-төшемсез, иртән һәм көндез яңгыр.

Җил көньяктан төнлә 4-9 м/с; көндез 9-14 м/с, урыны белән көчәйгәндә 18 м / с кадәр.

 Минималь һава температурасы төнлә +7º +9º

Көндез максималь һава температурасы + 11º+13º

23 сентябрь көнне Иске Хурада мәдәният йортында Чуваш Республикасының атказанган артистлары Стас Владимиров, Кати Петрова һәм Светлана Вуташпи катнашында чуваш эстрада концерты булып узды.

Әлки муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре Россия Авыл Хуҗалыгы Үзәге белән берлектә кукуруз кырларына тикшерү үткәрделәр. Бүгенге көндә кукуруз орлыгының дымлылыгы 35тән 46% ка кадәр тәшкил итә.

24 сентябрь көнне район үзәге учреждениеләре, оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Балакирев С. Н. җитәкчелегендә киңәшмә узды.

21 сентябрь көнне Юхмачы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара тынычлык көне уңаеннан " Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены үткәрделәр. Уен танылган тапшырудан алынган музыкаль бизәлеш белән үрелеп барды. Катнашучылар куелган барлык сорауларга да дәрт һәм илһам белән җавап бирделәр.

21 сентябрь көнне Каракүл авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре  “Террорсыз  дөнья өчен "дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Егетләр һәм кызлар бөтен планета кешеләренең тыныч күк астында яшәячәгенә ышаныч белдереп «Без тынычлык өчен!" акциясендә катнашты

Әлки муниципаль районының үзәк хастаханәсендә район прокуроры Р. А. Гыйззәтов, район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Л. Х. Шакирова катнашында "Сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупция куркынычы  һәм коррупцияне булдырмау чаралары" темасына киңәшмә узды. Баш табиб урынбасарлары Э. А. Шәйхетдинова һәм И. В. Леонтьев чыгыш ясадылар. Алар 8 ай эчендә район халкына медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфатына, түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү буенча мөрәҗәгатьләргә анализ ясадылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International