ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Узган елның 14 октябрендә Түбән Әлки-Югары Колчурино автоюлында җиңел машина бәрдерү нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге велосипедчының гомере өзелгән иде.

Район суды бу атнада әлеге җинаять эшен карады.

Быелгы сабан эшләрендә 248 трактор катнашыр дип күздә тотыла. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, аларның 83 проценты кырга чыгарга бүгеннән әзер.

Казанда 31 мартта узган  кекусин каратэ буенча Россия беренчелегендә Әлкинең яшь спортчылары күп итеп призлы урыннар яуладылар.

1 апрельдән 31 майга кадәр, традиция буенча, республикада санитар-экология икеайлыгы дәвам итәчәк. 

31 мартта район хакимиятендә узган киңәшмәдә шул хакта сүз барды, бурычлар билгеләнде.

Мартта район ЗАГС бүлегендә яңа туган 14 бала теркәлгән.

“Яхшы укытучы булыр өчен укытучы үзенең эшен дә, укучыларны да чын күңелдән яратырга тиеш”–дигән рус тарихчысы В.Ключевский.

7 апрельдә “Алинә” универсаль спорт залында район Сабантуйлары батыры, герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге республика милли көрәш бәйгесе җиңүчесе Талибулла Яруллин истәлегенә традицион ярышлар була. 


3
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Районыбыз вәкилләре узган шимбәдә Казанның Дәрвишләр бистәсендә булган ярминкәдә  1 миллион 100 мең сумлык товар саттылар.


2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

1-2 апрельдә район мәдәният йортында “Сугыш еллары хатлары. 1941-1945” республика күчмә фотокүргәзмәсе эшләде. Бүген биредә Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, яшьармиячеләр, мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары вәкилләре катнашында фотокүргәзмә ачылуга багышланган тантаналы чара булды.

Чуаш милли көрәше буенча Нурлат шәһәрендә узган республика турнирыннан район спортчылары  зур бүләкләр алып кайттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International