Районыбызда озак еллардан бирле уңышлы эшләп килүче “Строитель и К” җәмгыяте “Татарстан Республикасының төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма” республика бәйгесе җиңүчесе булды.
Район хуҗалыкларында күпьеллык үлән басуларын тырмалауга керештеләр. Бүгенгә бу эш 1400 гектарда башкарылды.
Иске Матак авылында 100 урынга исәпләнгән клуб төзелеше төгәлләнү алдында. Финанслау мәсьәләләре уңай хәл ителсә, төзүчеләр мәдәният учагын май урталарына ук өлгертергә җыеналар.
Үткән шимбәдә районыбызның барлык мәктәпләре укучылары "Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест" халыкара акциясендә катнаштылар.
Бу чәршәмбедә, 25 апрель көнне, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча булекчәсе хезмәткәрләре "Тоннель" профилактика чарасы уткәрә.
С.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеенда бертөркем үсмерләргә паспортлар тапшырганнар. Моны музей хезмәткәрләре “Татарстанда музейлар язы” акциясе кысаларында оештырганнар
Апрельдә “Парклар маршы” халыкара акциясе старт алды.
Үткән атнада район мәдәният йорты каршындагы “Ташкыннар” халык театры Рөстәм Мингалим һәм Эсфир Яһудинның “Өч балдызга бер ялгыз” музыкаль комедиясен сәхнәгә куйды
20 апрельдә район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Базарлы Матак мәктәбе укучыларын “Китапханәдә төн-2018” акциясенә чакырдылар.
Базарлы Матакта Нәби Дәули исемендәге гимназиядә укучыларның V ачык фәнни-тикшерену конференциясе булды. Анда Әлки, Нурлат, Алексеевск районнарыннан hәм Ульяновск өлкәсенең Аллагул мәктәбеннән 114 укучы катнашты. Алар 13 секциядә эшләделәр. Балалар татар теле hәм әдәбияты, рус теле hәм әдәбияты, математика, информатика, туган як тарихын өйрәну hәм башка темалар буенча тикшерену эшлэрен...