ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

1 декабрьдә район үзәге Базарлы Матакта инвалидлар декадасы уңаеннан ярминкә үткәрелде

Әлки районында 170 бала яңа гаиләләрдә һәм опекуннарда тәрбияләнә. Әти-әниләр һәм опекуннар җыенында аларга дөрес тәрбия бирү хакында сөйләштеләр


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин "Ана капиталы"н 2021 нче елның 31 нче декабренә кадәр озайтырга һәм беренче баласы туган гаиләләргә сабыйга 1,5 яшь тулганчы ай саен 10 мең сум акча түләргә тәкъдим итте. 

Бу хакта ул Президент каршындагы координация советы утырышында җиткерде. 

26 ноябрьдә район мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан тирән эчтәлекле концерт булды

Соңгы атналарда районыбызда “Яңарыш-Возрождение” республика хәйрия фондына акча күчерү активлашты.

Каракүл авылы уртасындагы күл чистартылды һәм тирәнәйтелде.

Район халыкны хезмәт белән тәэмин итү үзәге 6 декабрьдә инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә.

Ярминкә 9 дан 12 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Мәшгуль булмаган барлык инвалидлар әлеге чарада катнашырга чакырыла.

ЕСИА аша дәүләт һәм муниципаль электрон хезмәтләр башкару җайлы һәм тиз.


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

“Бердәм Россия”партиясенең 16 еллыгы уңаеннан партиянең җирле бүлекчәсендә халыкны кабул итүләр бара.

1 декабрьдә 10 нан 14 сәгатькә кадәр җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә әлкилеләрне гозерләре белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев кабул итәчәк. Алдан язылу өчен телефоннар: 89270350753, 21-7-57.


28
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Хәрби-кулланма спорт төрләре буенча республика спартакиадасында район командасы уңышлы чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International