ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

30 ноябрьдә 10.00-11.00 сәгатьләрдә район халкын Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова кабул итә.

Кабул итү район прокуратурасы бинасында (Базарлы Матак ав., Кыр ур, 21) булачак. Алдан язылу өчен тел.: 2-07-39, 2-00-59.

Район мәктәпләре укучылары, бергә җыелып, яшь гражданнар форумы үткәрделәр

Чуаш Кичүе үзешчәннәре үз авыллары клубы сәхнәсендә Фоат Садриев әсәре буенча “Җәмилә бураннары” дигән спектакль куйганнар. 


27
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

26 ноябрьдә “Алинә” универсаль спорт залында киокусинкай  буенча Татарстан беренчелеге ярышлары узды. 


25
ноябрь, 2017 ел
шимбә

24 ноябрьдә районыбыз делегациясе Казанда Татарстан Православие җәмәгатьчелегенең өченче форумында катнашты


23
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Карга авылында яшәүче 53 яшьлек Газинур Фәттахов Көньяк Кореядан гер спорты буенча дөнья чемпионы исемен яулап кайтты.

“Чәчәк атсын туган җиребез Татарстан” район смотр-конкурсы кысаларында Иске Чаллы клубы сәхнәсендә шушы авыл үзешчәннәре Галиәскәр Камалның “Беренче театр” дигән әсәре буенча спектакль әзерләп күрсәткәннәр.

Үзешчәннәр рольләрне бик оста итеп башкарып, зал тутырып килгән тамашачыларның алкышларына күмелгәннәр.

Россиянең Европа территориясендә декабрь аенда һава температурасы нормадан бер градуска югары булачак.

Агымдагы елның 13-24 ноябрендә наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшүгә, аларны куллануны кисәтүгә җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү, наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалау һәм реабилитацияләү өчен мәгълүмат туплау максатыннан чыгып “Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит” дип аталган Бөтенроссия акциясе уздырыла.

Әгәр сезгә наркотиклар сату, тарату, саклау һәм куллану турында ни булса да билгеле икән, район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итегез (тел. 20-1-02; 2–912910-89997592840).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International