Быел халыктан җыелган үзара салым акчаларына районыбыз авыл җирлекләрендә күп төрле эшләр эшләнде.
Әлки урманчылыгы агач утырту буенча киләсе ел планының 36 процентын көзеннән башкарырга өлгергән.
Район үзәгендәге иң озыннардан булган Хәмидуллин, Кояшлы, Кыр, Имәнлек урамнарына агачлар утыртылды
19 октябрьдә Татарстан экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов районда халыкны шәхси сораулары белән кабул итәчәк.
Кабул итү район хакимияте бинасында була, сәгать 10 да башлана. Алдан язылу өчен тел.: 21-7-57.
Узган җомгада Базарлы Матак хастаханәсе хезмәткәрләре район үзәге базарында халыкка гриппка каршы вакцина ясадылар.
Районда узган атнада 8 чит ил гражданы миграция исәбенә куелган.
Авылның үзәк урамының буеннан-буена хәзер таш юлдан үтәргә була.
Күптән түгел “Алинә” универсаль спорт залында районыбызның Сабантуй батырлары бертуган Илмир һәм Илсур Фәракшиннар истәлегенә татарча көрәш буенча ачык турнир үткәрелде.
Үткән атнада район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 81 очрагын ачыклаганнар.
Яңа Салмандагы “Каенкай” балалар приюты тәрбиячеләре “Ритэк” социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында грант оттылар.