ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2017 ел
җомга

“Быел бәрәңге уңды”, диючеләр күп булса да, аның уңышыннан зарланучылар да аз түгел.

“Узган уку елы нәтиҗәләре буенча “Югары сыйфатлы белем бирү” республика рейтингында безнең район 39 позиция арасында 37 нче урынга чыкты. 

География һәм инглиз теленнән башка барлык фәннәрдән дә  без белем биргән укучылар республиканың уртача күрсәткеченнән түбәнрәк баллар җыйдылар”.

Укытучыларның август киңәшмәсендә үз чыгышын район мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савинов әнә шундый борчулы фактларны бәян итүдән башлады.

 

Ни чәчсәң, шуны урырсың – кеше тормышы, гомере хакында сүз барганда еш кына шушы әйтемне кулланалар.

Республиканың финанс системасы органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен район финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары – бюджет бүлеге начальнигы Алсу Билалова һәм икътисад бүлеге начальнигы Гөлкәй Дәүлиева Татарстан Финанс министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Сентябрьнең беренче яртысында ук балалар бакчаларына,  Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатына, Салмандагы балалар приютына җылы биреләчәк.


7
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Хәзер хезмәт турындагы законнарның бозылуы хакында “Халык контроле”нә җиткерергә мөмкин.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасында физик культура һәм спорт үсешенә керткән зур өлеше өчен балалар һәм үсмерләр

спорт мәктәбе тренер-укытучысы Рифкать Габбас улы Сәгъдиев  “Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы” билгесе белән бүләкләнде.  

Нохратта яшәүче Владимир һәм Фаина Новиковлар йортына су скважинасы бораулый башладылар.

Район кырларында игеннәр 30 мең гектардан артык мәйданда җыеп алынды.


6
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Өченче чакырылыш Базарлы Матак авыл җирлеге советына өстәмә депутат сайлау мондый составтагы 10 нчы бер мандатлы сайлау округы буенча уза


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International