Районда бу елның икенче яртысына 8754 данә газета-журналга подписка рәсмиләштерелгән.
Район үзәгендәге “Ленин бакчасы” исемен йөртүче үзәк паркны реконструкцияләү башланды.
Ике көн рәттән – 25 һәм 26 май кичләрендә район мәдәният йорты сәхнәсе районыбызның иң оста башкаручыларын җыйды.
Базарлы Матак мәктәбенең экология отряды Бөтенроссия конкурсында катнашты һәм Россия укучылары хәрәкәтенең Бөтенроссия экология форумына чакыру алды.
Ел буе көтеп алган милли чуаш бәйрәменә авыл халкын, чит төбәкләрдә яшәүче авылдашларны, туганнарны, дусларны, кунакларны чакырабыз. Бәйрәм хезмәт алдынгыларын данлау һәм бүләкләү, төрле кызыклы уеннар, үзешчәннәр һәм артистлар чыгышы белән үрелеп барыр. Билгеле инде халык яратып карый торган юртаклар һәм чабышкылар ярышы да булачак. Халыкка күп кенә сәүдә нокталары хезмәт күрсәтәчәк.
“Уяв” 10.00 сәгатьтә башлана.
Чуашия Республикасындагы татар авылларыннан бик күп нәрсәгә өйрәнә алабыз икән.
Соңгы елларда районыбыз Татарстан хөкүмәте соравы буенча Чуашиядә Сабантуйлар үткәрүдә катнаша. Һәр баруыбызда татар авыллары безне тагын да матурланып, яңарып каршылыйлар, эшлекле тынгысыз тормыш алып барулары белән сокландыралар.
Чыгарылыш сыйныфлары укучылары өчен иң җаваплы чор – дәүләт имтиханнары башланды.
Чыгарылыш сыйныфлары укучылары өчен иң җаваплы чор – дәүләт имтиханнары башланды.
Иске Камка авылында яңа клуб төзелеше төгәлләнү алдында.
Авыл җирлекләре үзешчән сәнгать коллективлары арасында Экология елына багышлап үткәрелгән “Җир – уртак йортыбыз” смотр-конкурсында Ташбилге җирлеге җиңүче дип табылды.