ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2017 ел
җомга

31 майда сәгать 11 дән башлап Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Масаллимов Татарстан Республикасы буенча Баш Федераль инспектор белән бергә Болгар шәһәрендә халыкны кабул итәчәк. Кабул итү буенча мәгълүмат алу өчен телефоннар: 8(843)221-74-14, 8(843-45)2-68-59, 8(84347)3-02-42.

Иске Салман авылы уртасында тагын бер су башнясы куйдылар. 

Яңа Салман авылындагы “Каенкай” балалар приюты “Наша Березка” дигән газета чыгара башлады.

Районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев мөселманнарны Рамазан ае башлану белән котлады. 

Мәктәпләрдә уку елы тәмамлануга багышланган тантаналы линейкалар булып үтте. Ә унберенче сыйныфны тәмамлаучы 72 укучы өчен мәктәп кыңгыравы соңгы тапкыр чылтырады.

 


24
май, 2017 ел
чәршәмбе

 Яңа Салман авылындагы “Каенкай” балалар приютында тәрбияләнүчеләрне “Барыбыз бергә” Хәйрия фонды Казанга кунакка чакырды.

Үткән атнада Базарлы Матакта Россия Пенсия фондының район һәм шәһәр идарәләре хезмәткәрләре Спартакиадасы булды.

Алпар авылында быел март аенда башланган мәчет төзелеше инде төгәлләнүгә таба бара.

Күптән түгел район ДОСААФ җәмгыяте  үзенең автоклассларында белем алучылар арасында “Яшь йөртүче-2017” бәйгесе үткәрде.

 Яшьләрнең һөнәри осталыгын күтәрүне максат итеп куйган әлеге чара мавыктыргыч һәм оешкан төстә узды.

Пневматик мылтыктан ату бәйгесендә җиңүчеләр исемлеге


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International