ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Юл кагыйдәләрен бозган өчен билгеләнгән штрафларын үзвакытында ягъни штраф салыну турындагы карар үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләмәгән 31 әлкиле кабат җавапка тартылган. 

 Әлки районында террорлыкка каршы тору район комиссиясенең утырышы булып үтте.

ЮХИДИ хезмәткәрләре үткән атнада районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 100 очрагын ачыклаган.

Россия Президенты Указы белән илнең Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш игълан ителде.

Елның беренче өч аенда район халкы яңа туган балалар хисабына 28 кешегә арткан.


1
апрель, 2017 ел
шимбә

Россия Пенсия фонды пенсионерлар өчен бушлай мобиль кушымта эшләтеп җибәрде.


31
март, 2017 ел
җомга

29 апрельдә старт алачак “Урман утырту көне”нә Әлки урманчылыгы 1 мең агач үсентесе  әзерли.

Язгы кыр эшләре башланырга бик аз вакыт калып бара. 

Дөрес, күпне вәгъдә итеп башланган март әле дә салкын. Әмма бит бусагада язның икенче ае инде. Димәк, игенчеләр басуга чыгарга әзерме, дигән сорауны бирер вакыт җитте.


30
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Язның беренче ае тәмамланып килә. 

Ул үзенә тиешлене эшләде: кар тауларын җир белән тигезләде, “ак юрган”ны юкартты, урыны-урыны белән алып ук ташлады. Тик менә шул “юрган” ачылган җирләр һич кенә дә күңелләрне күтәрми шул, чөнки кар астыннан кыш буе җыелган чүп-чар “акаеп” чыгып бара бит. Димәк, җиң сызганып эшкә керешергә вакыт. Шуның өстенә 1 апрельдән республикада санитар икеайлык башлана бит.

4 апрельдә 14.00-15.00 сәгатьләрдә Апак авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы полиция подполковнигы Вячеслав Яковлев халыкны кабул итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International