ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Базарлы Матак авылында үткән елның августында эшли башлаган “Ләйсән” бассейнында йөзү буенча беренче ярыш үтте.

Базарлы Матак урта мәктәбенең берничә укучысы республика фән олимпиадалары призерлары булдылар.

Узган ике атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә биш кыз дөньяга килгән.

Бу олуг юбилее белән аны район башлыгы Александр Никошин өенә барып тәбрикләде. 

Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырып, район хакимияте  исеменнән изге теләкләрен юллап: “Сездәй ветераннарыбыз белән без чын-чынлап горурланабыз, Салихҗан ага. Сездәге тормышны ярату, туган җиргә тугрылык, хезмәт сөю кебек сыйфатлар яшьләребезгә дә күчсен иде”,–диде район башлыгы.

Киокусинкай каратэ буенча Идел буе Федераль округы чемпионаты һәм беренчелегендә республика данын яклап безнең район спортчылары да чыгыш ясады.

26 мартта Бөгелмәдә пауэрлифтинг буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар үтте.

Үткән шимбәдә “Алинә” универсаль спорт залында республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән егетләр-кызлар билбау көрәшендә көч сынаштылар.

Базарлы Матак урта мәктәбенең  8 Б сыйныф укучысы Илүзә  Гарипова химия буенча “Олимпка юл” (Путь к Олимпу) республика олимпиадасы призеры булды.

“Татарстан талантлары” республика балалар иҗаты бәйгесенең“Рәсем” номинациясендә Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы 13 яшьлек Руслан Шаһиев  икенче урын алды.

1 меңнән 3 мең сумга кадәр матди түләүгә республиканың барлык гражданнары да ия була ала. Моның өчен беренче чиратта Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында (https://uslugi.tatarstan.ru/) теркәлү-авторлашу зарур. Аннан соң “Халык контроле” бүлегенә керергә һәм республика территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә закон бозу очраклары турында хәбәр итәргә (бозу фактлары расланган очракта). Хәбәрләрне “Сәүдә кагыйдәләрен бозу”, “Җәмәгать туклануы”, “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яисә) әйләнеше” категорияләре буенча юлларга була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International