ЯҢАЛЫКЛАР


3
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Елның төп бәйрәм төне салкын булмады. Дөрес, кар явып китте, җилләп торды. Әйтергә кирәк, Әлки районы авыллары Яңа елны аеруча бизәнеп-төзәнеп, матурланып каршы алдылар. Урамнарны, биналарны якты утлы гирляндалар, кар сыннары бизәде.

Алдан ук төзелгән графикбуенча районның балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары “Кайгырту” социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә социаль патронажда торучы гаиләләрдә булып, аларның хәл-әхвәлләрен, яшәү шартларын белешәләр. Шулай ук өйләрдә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренең ничек үтәлүе дә игътибарга алына.


30
декабрь, 2016 ел
җомга

Алда Яңа ел бәйрәме һәм озын ял көннәре.

Бу хакта район гражданлык халәте актларын теркәү бүлегеннән хәбәр иттеләр.

Бүген Әлки районы үзәге Базарлы Матакта сәләтле балалар өчен Чыршы бәйрәме булды.

Якынлашып килүче Яңа ел белән районыбыз халкын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

Хөрмәтле райондашлар!

Тарих дигән олы бер китапның чираттагы битен ябып куяр чак җитте. Без кешелек дөньясының уртак елъязмасына үз юлларыбызны яздык, ниләр эшләвебез, нәрсәләргә ирешүебез, шатлык-сөенечләребез, борчу-кайгыларыбыз турында тамгаларыбызны калдырдык.

Татарстанның амбулатория-поликлиника учреждениеләренә халыкка медицина ярдәме күрсәткән өчен 1 гыйнвардан җан башыннан исәпләп түли башлаячаклар. Бу нәрсә дигән сүз? Һәр медицина оешмасына халыкка бушлай медицина ярдәме күрсәтү өчен акча хәзер поликлиникага ничә кеше беркетелгәннән чыгып бүлеп биреләчәк.

Кадерле татарстанлылар!

Һәр кеше өчен Яңа ел үзенчәлекле бәйрәм. Аны игелек һәм җылылык атмосферасы урый, бәйрәм өметләр һәм ышанычлар белән бәйле. Бу вакытта без нәтиҗәләр ясап, киләчәккә планнар корабыз.

Район авыл җирлекләренең киләсе 2017 елга үсеш стратегияләре карап тикшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International