5 декабрьдән 6 сына каршы төндә районда көчле кар яуды, буран чыкты. Ул кичә көндез дә дәвам итте. Бу әле беренче чын кышкы буран. Синоптиклар урыны белән айлык норманың өчтән бере кадәр кар яварга мөмкин, диләр. Юлларда бозлавык та саклана.
Коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы “Көнкүрештәге коррупция турында” (“О бытовой коррупции”) дигән фильм караудан башланды.
“Базарлы Матакта әле узган ел азагында гына ачылган “Теремкәй” балалар бакчасы уңайлы да, җылы да.
Мәдәният йортында “Туган җиребез – безнең өебез” дип исемләнгән концертта Иске Алпар, Иске Чаллы, Иске Камка һәм Үргәгар авыл җирлекләренең иң оста үзешчәннәре чыгыш ясады.
Маймыл елын тарихка озатырга әле бер айлап вакыт булса да, күңелләрне инде бәйрәм көтү шатлыгы, Яңа ел рухы били бара. Кайберәүләр инде йорт-җирләрен дә бәйрәмчә бизи башладылар. Узган Яңа елны иң купшы, иң матур булып каршылап, бәйрәм бәйгесендә районда беренче урынны яулаган Рифкать һәм Наилә Латыйповлар гаиләсе (Базарлы Матак) быел да кышның беренче көнендә үк йорт тирәләрен, бакчаларын гаҗәеп ямьле итеп бизәп куйдылар. Аллы-гөлле утларга күмелеп утыручы бу йорт яныннан узганда һәркемнең күңеле күтәрелеп китәдер.
Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча 12 декабрьдә, Россия Конституциясе көнендә, Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.
Бу арада “ВИЧ”, “СПИД” сүзләре мәгълүмат чараларыннан төшми дә диярлек. Атна буе – 28 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр ил күләмендә “Стоп ВИЧ/СПИД” акциясе үткәрелә. Ул Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан оештырылган.
Тормышта иң зур бәхет, иң кыйммәтле байлык сәламәтлек икәнлеген кем дә белә. Ләкин бит барысы да без теләгәнчә булмаска да мөмкин: берәү дәваланып булмаслык чир белән дөньяга килә; кемнедер каты авыру аяктан ега да үзе теләгәнчә яшәү рәхәтеннән мәхрүм итә. Нәтиҗәдә кешенең башкалар белән бертигез уку, эшләү, кызыккан һөнәрен үзләштерү, хәтта еш кына теләгәнчә хәрәкәтләнү мөмкинлеге дә бик нык чикләнә. Ә тормыш итү туктаусыз шул авырлыклар белән көрәшкә, чикләрне җиңүгә әйләнә...
Халыкка электрон хезмәтләр күрсәтү буенча Татарстан Россиядә беренче урынга чыкты. Республика халкының 65 проценты uslugi.tatarstan.ru порталыннан файдалана. Уңайлы һәм тиз электрон хезмәтләр халык арасында елдан-ел популярлык казана. Тик менә безнең Әлки районы электрон хезмәтләрдән бик аз файдаланучы муниципаль берәмлекләр рәтендә.
Аңлашыладыр, безнең хезмәт вакытны бик күп ала, ял сәгатьләре полиция хезмәтләренә сирәк эләгә.