28 ноябрьдә 9.00 сәгатьтә Базарлы Матакның “Колос” кинотеатрында Әлки районының 2017 елга һәм 2018-2019 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты проекты буенча халык тыңлаулары үткәрелә. Проект районның рәсми сайтында (alkeevskiy.tatarstan.ru) урнаштырылган.
30 ноябрьдә район үзәк хастаханәсе “кайнар линия” ачачак.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевның сайлаучыларны кабул итү көннәре районда һәрчак актив үтә.
Гыйнвар аенда пенсионерларны сөенечле вакыйга көтә: 2016 елның 31 декабренә пенсионер булган һәм пенсия алып торган кешеләргә Россия Президенты Указы белән 5 мең сум акча биреләчәк.
“Алексеевскдорстрой”ның район участогы хезмәткәрләре кышны ныклы әзерлек белән каршылыйлар.
Борискино урта мәктәбе укучылары Алексеевск эшчеләр поселогында узган волейбол буенча республика ярышларында өченче урынны алдылар.
20 ноябрьдә республикада үзара салым кертү һәм аның средстволарын файдалану буенча бердәм референдум узды.
Базарлы Матакта йөзү бассейны ачылганга өч ай вакыт үтеп киткән икән. 25 августта “Ләйсән” дип исемләнгән өсте ябулы универсаль спорт комплексын ачу тантанасында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та катнашкан иде. Хәйран кыска вакыт эчендә төзелгән, Кама аръягы районнарындагы мондый спорт корылмалары арасында зурлыгы буенча тиңе булмаган бассейн бүген ничек “яшәп ята”, анда эшләр ни рәвешле оештырылган – болар белән якыннан танышып кайтырга булдык.
24 ноябрьдә 12.30 сәгатьтән башлап Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин әлкилеләрне кабул итә.