ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бәйгеләрдә укытучылар да осталыкларын күрсәтә: Әхмәт мәктәбеннән Гөлшат Зәйнуллина “Белем җәүһәрләре – 2016” VII Бөтендөнья конкурсында җиңү яулады. Аның интернет-проекты номинациядә иң яхшысы дип табылды.

Район кино учреждениесенә ХII Казан Мөселман киносы фестиваленә тәкъдим ителгән, анда күрсәтелгән фильмнар яздырылган кассеталар кайткан.

Кичә көзге чакырылыш буенча беренче төркем егетләребезне Россия Кораллы Көчләренә хезмәткә озаттык. Армия сафларына Иске Салман, Карга, Түбән Әлки һәм Базарлы Матактан алты яшь кеше китте.


18
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

22-23 октябрь көннәрендә Әхмәт авылы зиратында өмә үткәрелә.

Яңа туган бәбиләр хисабына үткән атнада район халкы ике кешегә артты.

Үзәк хастаханәнең бәби тудыру бүлегендә ике кыз дөньяга килгән.

Узган атнада район мәктәпләреннән берәр укучыны яшь армиячеләр рәтләренә кабул иттеләр. Алга таба һәр мәктәптә хәрби-патриотик клублар оештырылачак, яшь армиячеләр отрядлары эшләп китәчәк, диләр педагоглар.


17
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Ире хәрби хезмәттә булган, йөклелеге 180 көннән дә ким булмаган хатынның бер тапкыр бирелә торган түләү алырга хокукы бар.

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы базасында бертөркем ветеринария белгечләрен җыеп укытканнар.

Киләсе елның беренче яртысына вакытлы матбугатка язылу планы әлегә 21,5 процентка гына үтәлгән – барлыгы 2664 экземпляр газета-журналга подписка рәсмиләштерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International