ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2016 ел
җомга

Районыбыздагы 459 кеше бүген чит илгә чыгу хокукыннан мәхрүм.

Күптән түгел Педр Хузангай исемендәге музейда Татарстан Президентының территорияләр белән эшләү буенча ярдәмчесе Илгизәр Зарипов булып киткән.

Соңгы вакытта базарда халыкта “кытай балы” дип йөртелүче ясалма баллар күренә башлады. Татарстан умартачылары моңа каршы чыкса да, кызганычка каршы, төрле ис, тәм, төс кертүче матдәләр кушылган бу сыекчаларны сатудан туктамыйлар. 

Түбән Әлки авылы эшмәкәре Альберт Шәйхетдинов Базарлы Матакта төзелеп бетеп килүче мәдрәсәне газлаштыруга 25 мең акча бирде.

Үзләренең турыдан-туры вазыйфаларын үтәүдән тыш, бюджет оешмалары өстәмә акча эшләп алу өчен бюджеттан тыш эшчәнлек белән дә шөгыльләнәләр. Аларга ел саен керемнәре буенча план да җиткерелә. Узган атнада булып үткән район  башкарма комитеты утырышында шушы планның үтәлешен карадылар.

2017 елда коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр 6,1 процентка үсәчәк


20
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Район укытучылары командасы үткән шимбәдә педагогика хезмәткәрләренең республика спартакиадасында катнашты.

Казанда үткән троеборье буенча республика беренчелегендә катнашып, Газинур Фәттахов 50-59 яшьлек ветеран спортчылар арасында өченче урынны алып кайтты.

Октябрьнең соңгы декадасы башланса да, район кырларында эш әле дәвам итә. Бөртеккә чәчелгән кукуруз 10 меңнән артыграк мәйдан били быел, аның 7669 гектарыннан уңыш җыеп алынды. Суктырылган кукуруз 23350 тонна тәшкил итә, бу узган ел күрсәткеченнән ике тапкыр диярлек артык.

Россия Федерациясе составындагы республикаларның дәүләт телләре буенча бөтенроссия олимпиадасында безнең районнан 10 укучы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International