ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Районыбыз механизаторлары соңгы вакытта көн саен 3 мең тонна сенаж салалар. Эш  башланганнан бирле әлеге кыйммәтле терлек азыгы 25 мең тоннадан артык хәзерләнгән инде.

“Татмедиа” АҖ республика һәм район басмаларына 2016 елның икенче яртысына язылу 25 июньгә кадәр озайтыла.

21 июньдә 9.00-12.00 сәгатьләрдә  Гостехнадзорның Татарстан Идарәсе начальнигы урынбасары Мөнир Халиков халыкны кабул итәчәк.


15
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Быел лагерьдә балаларны барлык уңайлыклары булган ике катлы яңа бина – йокы корпусы каршы алды. Бүген лагерьда 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге 36 бала ял итә.

Быел Ураза бәйрәмен 5 июльдә, Корбан бәйрәмен 12 сентябрьдә билгеләп үтәбез.

Иске Матак авылы мәдәният йорты музыка җиһазлары алу өчен 100 мең сум грант отты.

Демидовка авыл клубының фольклор коллективы Алексеевскида “Кыңгырау чыңы” (“Алексеевские перезвоны”) фестивалендә катнашты.

Дәүләт Думасы  2016 елда ана капиталы средстволарыннан 25 мең сум күләмендә бер мәртәбә түләү хакында закон кабул итте.


14
июнь, 2016 ел
сишәмбе

6 июньнән районда “Трактор-Прицеп” операциясе башланды.

Иске Чаллы, Иске Алпар, Ташбилге авыл җирлекләре район рейтингында ел башыннан бирле лидерлар исемлегендә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International