Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә узган атнада ике кыз һәм бер малай дөньяга килгән.
11 июньдә Базарлы Матакның үзәк ял паркында Россия көненә багышланган сәяхәт-викторина булды.
Яшь маллар өчен кышкы чорга 50 мең пар яфрак себеркесе һәм 3500 пар дару үләннәре бәйләме хәзерләү бурычы куелды.
Каргада авыл көне үткәрү соңгы елларда матур традициягә әйләнеп китте. Быел биредә бу бәйрәмне район Сабан туе тәмамлангач, кичкә таба башлап җибәрделәр.
“Татмедиа” АҖ җитәкчесе Андрей Кузьмин инициативасы белән башланып киткән “Әти-әниеңне, туганнарыңны Татарстан газета-журналларына яздыр” акциясе районыбызда киң яклау тапты.
Соңгы вакытта районнан эшкәртүчеләргә көн саен 150 тоннадан артык сөт озатыла. Әлки бүген республикада иң күп сөт җитештерүчеләр исемлегендә.
Базарлы Матак урта мәктәбе “Эко-яз” республика бәйгесе җиңүчесе булды.
Болгар шәһәрендә узган “Татарстанның бадминтон өметләре” бәйгесендә Базарлы Матак урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Самат Фәхретдинов өченче урын алды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасының болдыры өр-яңа төс ала.
Районыбызның иң абруйлы гаиләләре Сабан туе мәйданында хөрмәтләнде