Мин Базарлы Матакның Базар урамындагы күпкатлы йортта яшим
2016 елның 1 гыйнварыннан республикада балалар бакчасы өчен түләү якынча 8 процентка кыйммәтләнәчәк (баланың яшенә, нинди бакчагы йөрүенә бәйле рәвештә 180 сумнан 270 сумга кадәр).
Алексеевскидагы күперләр төзү предприятиесе җитәкчесе Рөстәм Вәлиев Яңа ел алдыннан Карга мәктәбенә зур бүләк ясады.
Бүген район мәдәният йортында инвалид балалар һәм ишле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйлар өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде.
Районыбыздан бу көздә армиягә алынган 10 егет Оренбург шәһәрендәге хәрби частьта хезмәт итәләр. Егетләребез яшь солдат әзерлеге курсын узып, үткән шимбәдә хәрби ант (присяга) кабул иттеләр. Әлеге тантаналы вакыйгада яшь солдатларның әти-әниләре, туганнары белән бергә район делегациясе дә катнашты.
Республика хәрби комиссариаты тәкъдиме белән, быелдан башлап районыбыз призывниклары күбрәк шул частька озатылачак. Һәм әлеге частьне шефка алып, без алар белән даими элемтәдә торачакбыз.
Ә сез Яңа елны кайда, кемнәр белән каршылыйсыз? Озвн ялларыны ничек үткәрерәсез?
Яңа ел җитәргә бер атна гына вакыт калып бара. Бүген инде барыбыз да бәйрәм рухы, Яңа ел алды мәшәкатьләре белән яшибез. Мәгълүм булганча, якынлашып килүче 2016 ел символы –кызыл Маймыл. Яңа ел төнендә теләгән теләкләр тормышка ашсын өчен ел талисманының ничек күңелен күрергә икән? Маймыл елын ничек каршыларга, бәйрәм табынына ниләр әзерләргә?
Мелиорация өлкәсендәге казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Мелиорация” Әлки механикалаштырылган күчмә колоннасы” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Мәрдиев Әнвәр Сәлимҗан улына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.
Районда Россельхозбанктан кредит алучылар күп.
2016 елның 24 гыйнвары районда бердәм референдум көне дип игълан ителде. Мәгълүм булганча, референдум бюллетеньнәренә авыллардагы төрле көнкүреш мәсьәләләрен (әйтик, урам утлары, су белән тәэмин итү, парклар, төзелеше, зиратларны тәртиптә тоту һ.б.) хәл итүгә халыктан үзара салым җыю турындагы сораулар кертелә.