Ашкынып чапкан көннәр-сәгатьләр безне Яңа ел бәйрәмнәренә якынлаштыра. Инде күптән чыршылар бизәлеп, урам-мәйданнарны, оешма-учреждениеләр яннарын бизи. Тәрәзәләр аллы-гөлле утлар белән бизәлеп, күңелләргә бәйрәм кәефе өсти. Кибетләрдә яңа ел табынын мул итәрлек тәм-том, җиләк-җимешләр тәкъдим итәләр. Бәйрәм җитә, дуслар, бәйрәм!
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада дүрт бәби – ике малай, ике кыз дөньяга килгән.
Янгын 14 декабрьдә кичке сәгать 5 тирәсендә хуҗасыз йортта чыга. Уттан өйнең 20 квадрат метр чамасы эчке өлеше зыян күрә. Янган өйдә 1958 елгы Минсәгыйрь Нуруллинның мәете табыла.
Узган якшәмбедә Лаешта 11-12 яшьлек малайлар арасында мини-футбол буенча турнир үтте.
Утырышның көн тәртибенә беренче мәсьәлә итеп районның 2016 елга бюджеты проектын тыңлап тикшерү куелган иде. Муниципаль район советы рәисе, район башлыгы Александр Никошин, докладчыга сүз биргәнче, проектның район сайтында урнаштырылуы, “Әлки хәбәрләре” газетасында басылуы турында искәртеп:
Үткән атна башыннан районда чыршы базарлары эшли башлады.
Татарстанда 2015-2025 нче елларга исәпләнгән укучыларга тәрбия бирү стратегиясе эшләп килә.
25 декабрьдә район газетасы журналистлары яшь буынга әхлак тәрбиясе бирү, аларның буш вакытларын файдалы һәм мәгънәле итеп оештыру мәсәьләләренә багышлап “түгәрәк өстәл” үткәрергә җыеналар.
Бу атнада Татарстан Президенты катнашында республика хөкүмәте белән Эчеке эшләр министрлыгы коллегиясе утырышы булган иде. Анда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләре, шул исәптән мәктәп автобуслары иминлеге турында да сүз булды. Һәм, башка кайбер районнар белән беррәттән, безне дә атадылар. Кызганыч, мактап түгел.
Гомер-гомергә терлекчелекне авыл хуҗалыгы барометры дип атаганнар. Терлекчелектә бәйрәм дә, ял да юк. Бу тармакка игътибар аз гына кимесә, шунда ук проблемалар барлыкка килә.