Район ветеринария берләшмәсе белгечләре шәхси хуҗалыкларда асралучы сыерларны туберкулез, бруцеллез, лейкоз авыруларына көзге тикшерүне төгәлләделәр. Ветеринарлар 2100 баш сыердан анализ алдылар. Алар шулай ук тагын бер куркыныч авыру – себер түләмәсенә каршы вакцина да кадаганнар.