ЯҢАЛЫКЛАР


9
октябрь, 2015 ел
җомга
Әлки ПМК “Мелиорация” җәмгыяте  Чуаш Борнае авылында тагын бер буа кору белән мәшгуль. Буа “Тяминов” крестьян-фермер хуҗалыгы кырларын сугару өчен төзелә.  Аның проект бәясе 9,5 миллион сум.  Объектта инҗенер Әгъзам Мөрсәлимов җитәкләгән тәҗрибәле төзүчеләр эшли.
Авыл хуҗалыгының кайсы тармагында да  хезмәт җиңел түгел. Фермада булсынмы, басудамы – эштән тайчанмаучылар, тырышлар гына уңышка ирешә. Ә үзен җирдә хуҗа итеп тоючылар, үз көченә ышанганнар яңалыкка юл ярудан курыкмый, теләсә нинди хезмәткә кыю алына. Гаилә фермалары  корып эшли башлаучылар әнә шундый.

8
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Юхмачыдагы интернат-йортта яшәүчеләр өчен Өлкәннәр ункөнлеге төрле вакыйгаларга, бәйрәм кичәләре һәм очрашуларга бай булды. Әйтик, бертөркем өлкәннәр борынгы Болгарга барып кайттылар. Бу сәяхәт “Хузангай” җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугуновның ярдәме белән мөмкин булды.

7
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
1-4 октябрьдә Арчада кызлар арасында бокс буенча республика сайлап алу турниры үтте.
Татарстанның авыл хуҗалыгы уңганнары бүген Казанның Корстон мәдәни үзәгендә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
1-4 октябрьдә Арчада кызлар арасында бокс буенча республика сайлап алу турниры үтте.
1 октябрьдән 31 октябрьгә чаклы илебездә халык санын исәпкә алу үткәрелә.

6
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
1-10 октябрьдә Дәүләт автоинспекциясе "Җәяүле" декадасы үткәрә. Әлеге акция  җәяүлеләрнең, шулай ук машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын кисәтү максатында оештырылды.
Үткән җомгада редакция компьютерлары ял итте. Кәгазь-ручкаларны да янга куеп тордык. Бу көнне без төрле елларда район газетасы редакциясендә  эшләгән хөрмәтле өлкәннәребезне кунакка чакырдык.
Шимбә көнне Базарлы Матакта үткән ярминкә Өлкәннәр көненә багышланган күпсанлы чараларның берсе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International