ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2015 ел
дүшәмбе

Быел районда ике буа ремонттан соң  файдаланыла башлады. Берсе Югары Әлморза авылы янында, икенчесе Түбән Колчурино авылы башында. Түбән Колчурино буасын Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов үзе карап китте.

 

Бу атнада бездә Россия Федерациясе монополияләргә каршы федераль хезмәте идарәсенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел булып китте.

19
август, 2015 ел
чәршәмбе
20 августта район прокуроры Руслан Гыйзәтов Кошки авылына барып, анда яшәүчеләрне кабул итәчәк.
Узган атнада районда 6 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән.
Район дәүләт ветеринария берләшмәләренә эшкә урнашкан яшь белгечләр хәзер өч ел дәвамында ай саен өстәмә түләү алачаклар.
Районыбыз спорт сөючеләре һәм “Алинә”  универсаль спорт залы коллективы “Алексеевскдорстрой” җитәкчесе Фоат Вәлиевка олы рәхмәтләрен җиткерәләр.

16
август, 2015 ел
якшәмбе
Районда барлык мәйданнарның 55 процентында урып-җыю эшләре төгәлләнгән.
29,30 һәм 31 август Татарстанда ял көннәре булачак.
Республика ярдәме белән авыл урамнарына лампалар урнаштыру дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International