ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Республиканың “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенә караган газета-журналлар редакторлары безнең районда булып китте.
Якшәмбе көнне безнең районда Чистай, Түбән Кама епископы Пармен булып китте.
Озакка сузылган яңгырлар тынды бугай. Авыл хезмәтчәннәре зур тырышлык белән үстерелгән игеннәрнең уңышын җыеп алуга бар көчләрен куялар.

28
июль, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан укучыларының чыгарылыш имтиханнарын ничек тапшыруларына нәтиҗә ясалды. Тулаем алганда алар канәгатьләнерлек дип бәяләнде. Шул ук вакытта укучыларның белем дәрәҗәсе  төрле районнарда төрлечә.

27
июль, 2015 ел
дүшәмбе
29 июльдә, “Колос” кинотеатры бинасында муниципаль район советы утырышы була.
Хлебодаровка белән Анино Салман авылы арасыннан агучы Салманка елгасы аша яңа күпер төзелеп бетте.
Район почта хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Нурлат районында оештырылган сабантуйларында катнаштылар.
“Алексеевскдорстрой” җәмгыятеннән Ринат Каюмов Мамадышта юл төзүчеләр арасында үткәрелгән  һөнәри осталык чемпионатының  беренче этабында икенче урынны яулап кайтты.
Күптән түгел безнең районда бертөркем язучылар һәм шагыйрьләр булып китте. Алар белән очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин да катнашты.

25
июль, 2015 ел
шимбә
Ураза гаетендә Түбән Әлморза мәчете бензин ягып эшли торган чапкычка ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International