ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2015 ел
сишәмбе
Район басуларында 15812 гектар мәйданда уҗым бодае теземнәргә салынган. Игенчеләр урак башланганнан бирле 33422 тонна ашлык суктырып алдылар. Бөртеклеләрнең 43 проценты (кукуруз мәйданнарын санамыйча) җыеп алынган инде. “Салман”, “Ташбилге” отрядлары борчак урагын тәмамладылар, ә “Алпар”, “Әхмәт” хуҗалыкларында аны суктыруга керештеләр.

3
август, 2015 ел
дүшәмбе

Район прокуроры Руслан Гыйзәтов 7 августта 10.00-12.00  сәгатьләрдә Чуаш Кичүе авыл клубында халыкны кабул итәчәк.


Яшь футболчыларыбыз, Татарстан чемпионатында “Б” дивизионында уйнап, Яр Чаллы шәһәренең “Заря” командасына 1:3, Түбән Камадан “Нефтехимик” ка 0:5 исәбе белән җиңелделәр. Шулай да аларның әле призлы урыннарның берсен алу шансы саклана, чөнки Саба районының “Олимп” командасын 2:1 исәбе белән җиңделәр.

Алпар авылында бертөркем чегәннәр шәхси хуҗалыкка кереп чыга.


13 сентябрьдә үтәсе бердәм сайлау көненә әзерлек бездә күптән бара инде.



2
август, 2015 ел
якшәмбе

Яңа Чаллы авылы мәчетенә йөрүче бертөркем аксакаллар Болгарга сәфәр кылганнар.


Базарлы Матак элеваторына бу көннәрдә район басуларыннан яңа суктырылган уҗым бодае төяп олаулар агыла.


Сентябрьдә узачак сайлауларга районда зур әзерлек эшләре алып барыла.

30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Спорт фанатлары бу көннәрдә бөтен эш-мәшәкатьләрен ташлап, Казанда барган дөнья чемпионаты ярышларын күзәтә. Йөзә, суга сикерү кебек ярышлар онытылмаслык тамашага әйләннеп, моңрачы спортның бу төрләренә әллә ни мөкиббән булмаганнарның да күңелен яулый. Спортчылар һәм тамашачылар өчен идеаль шартлар тудыра алган Казаныбыз исә Россиянең спорт башкаласы дип юкка гына аталмавын кабат раслый.



29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында төзелеш тармагында аеруча уңышлы эшләүче оешмалар коллективларын, белгечләрне бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International