ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Республиканың иң абруйлы берничә иҗтимагый оешмасы көзге сайлауларда Татарстан Президентына кандидат итеп Рөстәм Миңнехановны күрсәтте. Беренче булып моны “Татарстан-Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте эшләде: үзләренең сәяси советлары утырышында аның әгъзалары шундый карарга килделәр.

20
май, 2015 ел
чәршәмбе
Чуаш халык бәйрәмнәре “Уяв” һәм “Ака туй”га рәхим итегез!
Үткән җомгада Казанның  IТ-паркында V Республика яшьләр форумы  финалистларын бүләкләделәр.
Менә инде берничә подписка чорында  "Татмедиа" АҖ әбүнәчеләр арасында бәйге оештыра. Быелның икенче яртысына язылу нәтиҗәләре буенча да "Подписка өчен  ipad" конкурсы игълан ителде.
Район үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган җиңел атлетика эстафетасында мәктәп укучылары, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы командалары көч сынашты.
Базарлы Матак гимназиясе базасында Нәби Дәүли исемендәге 2 нче республика фәнни-эзләнү конференциясе булып үтте. Анда Зәй, Спас, Нурлат, Биектау, Алексеевск, Әлки районнарыннан һәм Казан шәһәреннән  80 ләп укучы үз проектлары белән чыгыш ясады. 

19
май, 2015 ел
сишәмбе
Район үзәгенең Яшьләр урамы башында Геройлар паркы ачылды. Әлеге тантанада Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да катнашты.
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә узган атнада бер бәби дөньяга килгән.
Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш буенча беренче төркем егетләрне пәнҗешәмбе көнне озатачаклар.

18
май, 2015 ел
дүшәмбе
ДЮСШ тренеры Рифкать Сәгъдиев җитәкчелегендәге 14-16 яшьлек үсмерләр командасы унынчы Татарстан җәйге укучылар спартакиадасында футбол буенча чемпион булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International