ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2015 ел
дүшәмбе
Район сабантуен 13 июньдә бәйрәм итәчәкбез
Бүген балалар иртә җитлегә, күп белә, олыларны өйрәтерлек мәгълүматлылар, дигәнне еш ишетергә туры килә. Замана баласында мәгълүмат җитәрлек анысы. Бәйсезлеккә, мөстәкыйльлеккә омтылышлары да зур. Әмма ымсындыргыч хәвефләр тулып яткан бүгенге тормышта алар олылар контроленә дә, яклавына да бик мохтаҗ.

22
май, 2015 ел
җомга
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы нигезендә, урта мәктәпне тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын менә бу көннәрдә тапшырачак
Улыбыз Рәшитнең 17 яшьлек кызы Гүзәл бер ел инде каты авырудан газап чигә. Табиблар сирәк очрый торган – Юинг саркомасы дигән чир таптылар аңарда.
Бүгенге балаларны нәрсә белән мавыктырып була? Сигез-тугыз яшьтән компьютерга баккан, кулыннан планшет төшмәгән малайлар-кызларны нәрсә кызыксындыра? Аларны агачтан, кәгазьдән гади әйберләр ясауга, элеккечә самолет, катер модельләре төзүгә җәлеп итеп буламы? Балаларның техник иҗатына багышлап үткәрелгән фестивальдә булып кайткач, бу сорауларга уңай җавап таптым.

21
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Иртәгә, 23 майда, район мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме була.
Базарлы Матак урта мәктәбенең  10 сыйныф укучысы Илүзә Сираева Татарстан тарихы буенча республика олимпиадасында өченче урынны алды.
Бу атнада Казанда иң зиһенле һәм тырыш балаларны – фән олимпиадалары призерларын һәм җиңүчеләрен хөрмәтләделәр.
Республиканың иң абруйлы берничә иҗтимагый оешмасы көзге сайлауларда Татарстан Президентына кандидат итеп Рөстәм Миңнехановны күрсәтте. Беренче булып моны “Татарстан-Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте эшләде: үзләренең сәяси советлары утырышында аның әгъзалары шундый карарга килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International