ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2015 ел
дүшәмбе
28 февральдә Кострома шәһәрендә каратэ кекусин буенча Үзәк федераль округ ярышлары үткәрелде.

Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә өч малай һәм бер кыз дөньяга килгән.

Алар гаиләдә беренче һәм икенче балалар.

Районның туган якны өйрәнү музеенда бу арада гына Казан югары хәрби команда учлищесы начальнигы генерал-майор Владимир Майстренко булып ките.
Яр Чаллыда үткәрелгән якташлар очрашуында күренекле татар язучысы Нәби Дәүлинең кызы Гөлфия Дәүләтшина да катнашты.
Татарстан укучыларының Х Спартакиадасы кысаларында Алексеевск бистәсендә волейбол буенча зона уеннары үткәрелде.
"Алинә" универсаль спорт залында Әфган сугышында һәлак булган якташыбыз, Алпар авылы егете Ирек Сөләйманов истәлегенә ир-атлар арасында волейбол турниры булды.

28
февраль, 2015 ел
шимбә
27 февраль көнне Урта Әлкидә модульле фельдшер-акушерлык  пункты ачылды. Ул шуның белән дә үзенчәлекле: быел республикада мондый ФАП ның беренче булып файдалануга тапшырылуы. Узган елның декабрь ахырында стеналары җыела башлаган бина шулай гаҗәеп тиз арада  төзелде.
Татар Суксуы авылында яшәүчеләрнең шатлыгы зур – өйләргә су килә башлады.
Сарман районы баш табибы булып хезмәт куючы якташыбыз Ирек Билаловның шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.
Район ЮХИДИ хезмәткәрләре 10 февральдән 20 сенә кадәр дәвам иткән “Җәяүле кичүе” профилактик акциясенә нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International