Заманында район үзәге булып торган, байтак предприятие һәм учреждениеләрне үз эченә алган, халкы да авыл җирлекләре арасында иң күбе булган (Базарлы Матактан тыш) Юхмачы төбәге бүген ни хәлдә яшәп ята? Өч авылны берләштергән Юхмачы авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышында бу ачык күренде.