ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Кышкы айларда район үзәгендә автомобилеңне махсус билгеләнгән урыннарда гына  калдырырга мөмкин булачак.
Иске Хурада һәм Түбән Кәчи авыл җирлекләре башкарма комитетларына “Шевроле Нива” автомобильләре бирелде.
Әлки районы укучылары ирекле көрәш буенча Мамадышта узган республика бәйгесеннән бик күп призлы урыннар алып кайттылар.
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында  район кино учреждениесе хезмәткәрләре ай саен нәфис фильмнар күрсәтәләр.
“Салман” дуңгызчылык комплексы җитәкчеләре Яңа Салман мәктәбе укучыларына бәйрәм тамашасы бүләк иткәннәр.
Оешуына 10 ел тулуны билгеләп үткән С.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеена ел дәвамында 1 меңнән артык экспонат кергән.
Иске Матак җирлегенә караган алты авылда бүгенге көндә 150 дән артык лампа яна һәм урамнарны яктырта.

27
декабрь, 2014 ел
шимбә
Миңа ул чагында биш кенә яшь иде. Әмма кәҗә белән әлеге очрашуым һич онытылмый. Дөрес, моны беренче очрашу дип әйтеп булмый. Без дус кызым белән урамга уйнарга чыгып ул кәҗәне күргән саен аны үртәми калмый идек. Бу ап-ак төстәге зур матур кәҗә иде. Ул безнең арттан йөгерә, һәм бу безгә бик ошый иде. Ә кәҗәне үртәгәндә без саклык чараларын күрәбез: өебездән ерак китмичә, капка тирәсендә генә торып кәҗәнең ачуын чыгарабаз.  Ул һөҗүм итә калса, капкадан кереп качарга әзер торабыз.
Безнең авылда кәҗә асраучылар бик күп түгел. Булса бер өч кешедә. Шуның берсе – безнең күрше Сәлимә апа. Аның бик тә сөтле кәҗәсе бар. Ул аны яратып Маруся дип йөртә. 
Террорлык гамәленә шик уятучы хәлгә тап булсагыз, 8(843) 231-45-55 яисә 8(843) 231-45-45 телефоннарына (Россия Федераль хәвефсезлек хезмәтенең Татарстан идарәсе) шылтыратуыгызны сорыйбыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International