ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
“Яшь көч” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бүген авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнә. Биредә җитештерелгән сөт, каймак, эремчек, икмәк, пилмән, мантый, тутырма, голубцы кебек ризыкларны районыбызда гына түгел, аннан читтә дә яратып алалар. Район мәктәпләре һәм балалар бакчалары да биредә пешерелгән икмәккә, сөт ризыкларына заказ бирәләр.

14
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

Үткән шимбәдә район мәктәпләре үзләрендә җитештерелгән яшелчә, җиләк-җимеш белән Казанда ярминкәдә катнаштылар.

Мәгариф учреждениеләре тәкъдим иткән  күп төрле һәм сыйфатлы товарлар кала халкына бик ошаган

2013 ел өчен исәпләнгән салымнарны түләргә 2 атна вакыт калып бара, әмма әлкилеләрнең яртысы диярлек моны эшләмәгән әле.

Район буенча җир, милек  һәм транспорт салымнарын түләү уртача 50 процент тәшкил итә. Ә бит 1 ноябрьдән бурычлар артачак – аларга пеня өстәлә башлый.

Киләсе елның беренче яртысына әлкилеләр 2104 данә газета-журналга язылганнар. 

1072 райондашыбыз “Әлки хәбәрләре”нә язылып өлгергән. Апак авыл җирлегендә вакытлы матбугатка язылу биреме 66 процентка үтәлгән.

Авыл җирлекләре эшчәнлеген бәяләүче  рейтингта беренче биш урынны  Иске Алпар, Иске Чаллы, Иске Хурада, Иске Камка һәм Карга авыл җирлекләре били.
Уенчылар Сафина Алсу, Павлова Диана, Мисбахов Айрат, Корбанбаев Фәрхад дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән кайттылар ярышлардан. Район командасы Юхмачы һәм Базарлы Матак мәктәбе укучыларыннан тупланды.

Муниципаль хезмәткәрләрнең өченче Спартакиадасында районыбыз җыелма командасы бик уңышлы чыгыш ясады.

Алексеевск бистәсендә үткән зона ярышында 7 район командасы арасында безнекеләр икенче урынны алды. Җиңел атлетика һәм волейбол ярышларында безнең спортчыларга тиңнәр булмады. Ә бадминтон, баскетбол, мини-футбол буенча җыелма команда өченче урынга чыкты.


13
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
"Чаллы" терлекчелек комплексы – районда сөт җитештерүче иң эре мегафермаларның берсе. Биредә бүген 84 кеше эшли. Алар карамагында 2868 баш сыер, 1352 бозау исәпләнә.
Россиянең иң алдынгы мәктәпләре исемлегенә кергән Иске Матак мәктәбе бюджеттан тыш эшчәнлекне оештыруда да бай тәҗрибә туплады.

Яңа туган балалар хисабына район халкы үткән атнада ике кешегә артты.

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер кыз һәм бер малай дөньяга килде. Иске Тахтала авылыннан Надежда Софронованың кызы гаиләдә өченче бала булып туды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International