ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2014 ел
дүшәмбе
Пенсия  фонды идарәсеннән чакыру кәгазе алуга 2002 елның 1 гыйнварына кадәр  стажыгыз булганлыкны раслаучы документларыгызны алып (хезмәт кенәгәсе, хәрби билет, диплом, һ.б) чакыруда күрсәтелгән адрес буенча я шунда язылган телефоннарның берсенә шылтыратуыгызны сорыйбыз.
Теләсә кайсы җинаятьне ачуда шаһитлар биргән мәгълүматлар мөһим роль уйный. Җинаять эше буенча гадел хөкем карары чыгарылу, гаеплеләрнең тиешле җәзасын алуы шаһитларның объектив, дөрес мәгълүмат бирүенә турыдан-туры бәйле. Ә белә торып ялган сөйләгән шаһитны җинаять җаваплылыгына тарту каралган. 

Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, урак башыннан бирле район буенча 43154 тонна бөртеклеләр суктырып алынган. Иген кырларында бүген 82 кыр корабы хезмәт куя.

Быелгы уракта комбайнчылар ярышын "Көньяк Әлки" филиалы комбайнчылары Азат Әхмәтов, Евгений Арнаков, Җәүдәт Хисмәтов әйдәп бара. Урак башыннан бирле әлеге тәҗрибәле механизаторлар тырышлыгы белән 4155 тонна бөртек суктырылды.

Кара Елга, Чуаш Кичүе, Юхмачы һәм Базарлы Матак урманчылыкларында әлеге юнәлештә күләмле эшләр алып барыла. Базарлы Матак участогында 36 километр озынлыкта янгыннардан саклау полосалары булдырылды. 100 гектарда урманнар чүп-чардан чистартылды. Бу эш әле дә дәвам итә. 

Август аеннан сәүдә нокталарында аракының иң юнь бәялесе 220 сумга җитте.

Моңа кадәр иң арзан аракы 199 сум иде. Ел башыннан бирле районның сәүдә нокталары аша 107 мең литрга якын алкогольле продукция сатылган. Бу һәр әлкилегә уртача 5,4 литр спитрлы эчемлек туры килә дигән сүз.

Бу атнада безнең районда үзенең урынбасарлары һәм хезмәткәрләре белән "Челтәр компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте директоры Илшат Фәрдиев килеп китте. Базарлы Матактагы элеваторны караганнан соң, ул Әлки электр челтәрләрендә тукталыш ясап, мондагы эш шартларын, техник торышын карады. Илшат Фәрдиев районга визиты максатлары турында безгә дә сөйләде.
 

8
август, 2014 ел
җомга
Бездән җибәрелгән усак, юкә, каен кебек түбән сортлы агачлардан Алабуга заводында ДСП, ДВП, МДФ һәм башка төзелеш материаллары ясыйлар. Урманчылыкта агач кисүдә хәзер 11 бригада эшли. Агач озату планы  үтәлеп бара, эшчеләр вакытында хезмәт хакы алып тора. Питомникта да эшнең тынып торганы юк. Биредә хәзер нарат, имән, корычагач үсентеләре араларын эшкәртү, утау ише хезмәтләр башкарыла. Җәй башыннан бирле питомникта мәктәп балалары эшли. Аларның хезмәтеннән белгечләр бик канәгать.

Быелгы уракта комбайнчылар ярышын “Кызыл Шәрык- Агро”ның “Көньяк Әлки”  филиалы механизаторы Азат Әхмәтов әйдәп бара.

Урак башланганнан бирле ул  “Лексион” комбайны белән мең ярым тонна бөртек суктырган. “Хузангай” комбайнчысы Артем Зиньков “ACROS TORUM” кыр корабы бункерыннан 940 тонна бөртекне амбарларга озаткан.

Үткән якшәмбедә иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә Иске Чаллының Үзәк урамында урнашкан йортның түбәсе яна башлый.

Ут тиз арада сүндерелә. Янгынның сәбәбе – электр чыбыкларының дөрес монтажланмавы, ди янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре.

Җир  кишәрлеге чикләре торак пункт һәм муниципиаль берәмлек  чикләре белән кисешкән икән, бу җир кишәрлеген дәүләт кадастр исәбенә кертүне туктатып торуга сәбәп була ала. Билгеле, җирне теркәү артыннан йөрүчегә өстәмә проблемаларны хәл итәргә туры киләчәк. Кадастрда мондый  хаталарның килеп чыгу сәбәпләрен һәм аларны төзәтү юлларын карыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International