ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2014 ел
җомга
Районыбыз делегациясе бу җомгада Сабан туе үткәрү өчен Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәренә юл тотачак.
1 августта старт алган "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясенә райондашларыбыз актив кушылды.
"Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлекчәсе Татарстан районнарында халык җыеннары үткәрә. Бездә мондый җыен беренче булып Хурада авылында, күптән түгел төзелгән күп функцияле үзәктә уздырылды.

6
август, 2014 ел
чәршәмбе
Авыл хуҗалыгы белгечләре әйтүенчә, районда шәхси хуҗалыкларда асралучы терлекләргә кыш чыгар өчен 8 мең 109 тонна печән хәзерләү зарур. Шәхси хуҗалыкларда хәзер 2703 баш савым сыеры исәпләнә, бозаулар, сарыклар байтак. Иске Салман, Ташбилге, Чуаш Кичүе авыл җирлекләрендә кышка иң күп печән запасы көйләнгән.
Районда 312 шәхси хуҗалыкта 3565 оя умарта асрала. Хәзер алар өчен эшнең иң кызу вакыты – бал куу чоры. Бал уңышын алу август урталарына кадәр дәвам итәчәк. Базарда 3  литрлы банка балны уртача 1200 сумга сатып алып була. Арзанрак бәягә тәкъдим итүчеләр дә бар.

Быелгы уракта комбайнчылар ярышын “Кызыл Шәрык- Агро”ның “Көньяк Әлки”  филиалы механизаторы Азат Әхмәтов әйдәп бара.

Урак башланганнан бирле ул  “Лексион” комбайны белән мең ярым тонна бөртек суктырган. “Хузангай” комбайнчысы Артем Зиньков “ACROS TORUM” кыр корабы бункерыннан 940 тонна бөртекне амбарларга озаткан.

Үткән якшәмбедә иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә Иске Чаллының Үзәк урамында урнашкан йортның түбәсе яна башлый.

Ут тиз арада сүндерелә. Янгынның сәбәбе – электр чыбыкларының дөрес монтажланмавы, ди янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре.

Православныйлар өчен күптән көтелгән истәлекле вакыйга булды. Базарлы Матакта төзелеп килүче Изге Троица чиркәвенә беренче гөмбәз урнаштырылды.

5
август, 2014 ел
сишәмбе
Район басуларында 16 мең 437 гектарда  бөртекле культуралар суктырып алынды.

Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай һәм бер кыз дөньяга килде.

Алар икесе дә  гаиләдә беренче балалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International