Үткән атнада Салман авылында караклар бер хуҗалыктан бензин пычкысы урлап чыкканнар.
Полиция хезмәткәрләре җинаятьне “кайнар” эздән ачканнар. Атна дәвамында рульгә исерек килеш утырган өч кеше тоткарланган, юлларда кагыйдә бозуның 125 очрагы теркәлгән.
Базарлы Матакта уен клубы эшчәнлеге туктатылган.
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре 10 уен автоматын кулланудан алганнар. Акча уены коллары әлеге клубта зур суммалар югалтып, гаиләләренә кайгы китерәләр. Әйтик, өстә аталган клубта бер райондашыбыз атна эчендә 200 мең сум акчасын оттырган!
Район оешма-учреждениеләре терлекләр өчен 38 мең 403 пар яфрак себеркесе хәзерләде.
Әлеге витаминлы яшел азык кыш айларында бозаулар өчен алыштыргысыз нигъмәт булачак. Яфрак азык һәм дару үләннәре хәзерләү бу ай азагынача дәвам итә.
Узган якшәмбедә дүрт укучы Анапага ял итәргә китте.
Балалар иҗат йорты аша диңгез буендагы савыктыру лагерена киткән әлеге малайлар һәм кызлар – мәктәпләрнең җәмәгать тормышында актив катнашучы укучылар. 8 августта тагын бер төркем бала Туапседагы спорт юнәлешендәге ял лагерена юл тотачак.