ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2014 ел
җомга
Көнкүрештә химия продукциясен аз кулланмыйбыз. Беренче чиратта безнең аның нәтиҗәлелеге һәм уңайлыгы кызыксындыра. Бакчадагы корткыч бөҗәкләргә һәм чүп үләннәренә каршы химик препаратлар шулай ук еш һәм киң кулланыла. Тик менә сәламәтлек өчен куркынычсызлык мәсьәләсе генә соңгы планда кала.
Әлкинең Сабантуй батырларын, тирә-юньгә таралган көрәшче  егетләрен оныту мөмкин түгел. Карамалы авылында көрәшче Абдул абый бар иде, Иске Чаллыда Сәлим абый Гайсин, Китәнчедә Әфтах абый Кәшапов, Түбән Биктимердә Әсрар Галиев… Болар чын татарча, күкрәккә алып, чиста салып көрәшкән егетләр.
Июль аенда туган балалар хисабына район халкы 12 кешегә артты.
Район басуларында 13 мең 531 гектарда уҗым бодае, арыш, борчак теземнәргә салынган. Урак башыннан бирле 26 мең 652 тонна ашлык суктырылган. Бөртеклеләрнең өчтән бере җыеп алынган.

31
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Район мәктәпләре җыеп тапшырган макулатуhа өчен 69 мең сум акча алганнар

Бу акчага биш теннис өстәле сатып алынган. Үткән атнада барлыгы 6 тонна макулатура җыелган, аның 1,5 тоннасы сәүдә нокталарыннан хәзерләнгән товар тармалары.

Иске Камка авыл мөселманнары, рәхмәтләр әйтеп, муллалары Нәбиулла Гариповны “Лаеклы ялга” озатканнар.

Нәбиулла ага мулла вазыйфаларын 22 ел үтәп килгән. Хәзер инде аның урынына авыл халкы Сафин Мансурны, мәзин итеп Әхмәтҗаноы Әдһәмне сайлап куйганнар.


 

 

 
1 августтан  республика комиссиясе район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерә башлый.
Республика күләмендә үткәрелүче әлеге чара 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул кешеләрнең үзләрендә булган китапларны мәктәп китапханәләренә бүләк итүен күздә тота. Мондый акция былтыр да үткәрелгән иде. Анда район халкы  мәктәпләргә  3114 китап бүләк итте. Өйләрендә китаплар күп булган гаиләләр бихисап бит. Аларның күбесе укылган, файдаланылган инде. Тузан җыеп тик ятканчы мәктәпләргә тапшырсаң, алардан бүтәннәр дә файдаланыр, китаплар чын мәгънәсендә икенче тормыш белән яши башлар иде. Әдәби, фәнни-популяр китаплармы, дәреслекләрме – мәктәпләр барысын да кабул итә. Әлеге акциядә катнашырга чакырабыз сезне.

30
июль, 2014 ел
чәршәмбе

Район мәдәният хезмәткәрләре авылларда балалар өчен төрле чаралар үткәрәләр.

Мәсәләр, Татар Борнае, Иске Камка һәм Бибай Чаллысы малайлары һәм кызлары өчен “Җырлы-моңлы балачак”, Иске Әнҗерә, Чуаш Шәпкәсе, Урта Әлки, Демидовка һәм Югары Кәчи авыл клубларында “Серле урман” дигән күңел ачу чаралары уздырылган.

Ә уҗым бодаеның яртысыннан артыгы суктырып алынды. Бөртеклеләрнең уртача уңышы гектардан 24,3 центнер тәшкил итә. “Кызыл Шәрык-Агро” хуҗалыкларында 500 гектарда, “Хузангай” кооперативында 1000 гектарда борчак теземнәргә салынды. 2 мең тоннадан артык салам прессланды. Барысы 16,8 мең тонна яшел масса сенажга салынды.


 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International