ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2014 ел
җомга

Район авылларын яктырту буенча эш дәвам итә.

Хәзерге вакытта барлыгы 2851  лампа янып тора. Авыл җирлекләре арасында иң “яктысы” – Иске Хурада җирлеге: биредә 154 лампа кабызылган инде.

14 сентябрьдә үтәчәк Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга әзерлек йөзеннән “Бердәм Россия” партиясе халык җыеннары уздырачак.
Газетада без әнә шундый рубрика ачып җибәргән идек. Анда райондашларыбыз хәл-әхвәлләре, нинди эш-мәшәкатьләр, шатлык-борчулар белән яшәүләре хакында сөйлиләр. Әйдәгез, җавапларга күз салыйк.
Ундүрт яшен тутырып паспорт алу – үсмер өчен истә калырлык вакыйга. Чөнки бу юлы тормышка таба ясалган зур адым бит.

Социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланырга, ягъни  даруларны, медицина препаратларын бушлай алырга хокукы булган кешеләр  бүген үзләре өчен  мөһим карарга килергә – 2015 елда социаль пакетны ни рәвешле алырга теләүләрен хәл итәргә тиешләр.

 

Халыкта кайда туган, шунда кирәге чыккан, дигән мәкаль яшәсә дә, язмышмы, тормышмы дигәндәй адәм баласын бер урында тик кенә яшәтми, ерактагы бәхет я муллык белән кызыктырып, әллә кайларга алып китә. Ә кайчак кеше тынычлык, иминлек эзләп туган җиреннән китеп барырга мәҗбүр була. Чит-ят җирләрдән безнең районга кайтып урнашучылар да бар. Алар турында без Россия Федераль миграция хезмәтенең райондагы территориаль пункты баш белгеч-эксперты Наталья Фадеевадан  сораштык.

 


23
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Шуның 25 тоннасы гаилә фермалары һәм шәхси хуҗалыклар тырышлыгы белән хәзерләнә. Чуаш Кичүе авыл җирлегендә яшәүчеләр сөтне аеруча күп җитештерә. Шәхси хуҗалыклар саткан барлык продукциянең 10 проценты алар өлешенә туры килә.
21 июльдән районда “Урып-җыю чорында хезмәтне саклау һәм  производствода хәвефсезлек таләпләрен үтәү” айлыгы башланды.
Әлкилеләрнең салым бурычлары 700 мең сумнан артып киткән. Бурыч җир, милек, транспорт салымнарын түләмәгәнлектән шулай күп җыелган. Район үзәгендә яшәүчеләр өлешенә бурычларның  584 мең сумы туры килә. Аларны түләтү буенча салым органы  һәм авыл җирлекләре советлары эш алып баралар, әмма бурычлар бик акрын кими.
Мәктәпкәчә яшьтәгеләрне һәм мәктәп укучыларын белем һәм тәрбия бирү учреждениеләренә тигезләп бүлү, ул учреждениеләрне укучы һәм тәрбияләнүче балалар белән тиешенчә тәэмин итү өчен район башкарма комитеты карары белән балалар әлеге учреждениеләргә беркетелә. Түбәндә Базарлы Матактагы белем һәм тәрбия учреждениеләренә кайсы урамнар беркетелүе турында мәгълүмат урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International