ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2014 ел
җомга
Республикада АЗСлардан җибәрелә торган мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү айлыгы бара.
Укучыларның җәйге каникулларында аларның юл  һәлакәтләренә очрап имгәнүләрен яисә һәлак булуларын кисәтү максаты белән республикада “Игътибар балалар!” дигән исем астында айлык үткәрелә.
Районыбыз хуҗалыклары 22 майга чәчүне төгәлләде диярлек.
Район игенчеләре 47 мең гектарда чәчү эшләре башкардылар. Бу планга карата 94 процент тәшкил итә. Сабан культуралары чәчү бүген-иртәгә тулысы белән төгәлләнәчәк.
Чәршәмбе иртәсендә район хәрби комиссариаты каршыннан туганнары һәм дуслары алты егетне армиягә озатып калдылар. Быелгы язгы чакырылышта алар әле беренчеләр.
Түбән Әлки мәктәбе базасында үткән атнада "Хәвефсез тәгәрмәч" бәйгесе булып узды. Конкурста районыбызның 10 мәктәбеннән 40 укучы көч сынашты.
 
7 июньдә үтәсе район Сабан туена әзерлек эшләре тулы куәткә бара.

20
май, 2014 ел
сишәмбе
Әлки киноучреждениесе халыкның ял сәгатьләрен оештыруга автокино дигән бик зур яңалык кертергә җыена: республика районнарында беренче тапкыр кинофильмнарны урамга куелган экраннарда күрсәтә башлый.
23 майда муниципаль район советының чираттагы утырышы була.
Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар  турындагы Кодексына үзгәреш кертелде һәм ул 2 майдан үз көченә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International