ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Үзешчәннәр, яшьләр һәм балалар төшергән фильмнарның Казанда үткән V халыкара фестивале кайтавазы дигән республика чарасы безнең районга да килеп җитәчәк.
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә өч малай, дүрт кыз дөньяга килде. Түбән Колчурино авылыннан Оксана Смирнова һәм Юлия Новикова, Иске Салманнан Гөлфия Насыйбуллина дүртенче балаларын таптылар.
Пенсия фонды белгечләре бу вакыйга әниләрнең хәтерендә уелып калсын, дип тырышканнар: бер бүлмәне төрле төстәге шарлар белән бизәгәннәр, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре әзерләгәннәр.

Басуларны ашлауга районыбызга республикадан 21,4 миллион сум, Россия Федерациясе бюджетыннын 19,87 миллион сум субсидия бирелде.

Әлеге акчага хуҗалыкларга һәм фермерларга минераль ашламалар кайтарыла. Бу эш инде төгәлләнеп килә.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Яңа Чаллы клубында Наил Гаитбаевның “Әстәгъфирулла” комедиясен күрсәттеләр.

Авыл халкы әлеге тамашаны бик яратып калды.
Яңа елдан мәктәпкәчә учреждениеләрдә түләү бәяләре сизелерлек артты. Моны ата-аналар төрлечә кабул итте. Алдан ук аңлаткач, өстәмә компенсация түләнәсен, элеккегеләренең дә сакланасын белгәч бакчага йөрүче нәни әлкилеләрнең әти-әниләре ризасызлык белдереп тавышланмады анысы. Менә елның өч ае үтеп тә китте. Бакча түләүләренә кагылышлы хәлләр ничегрәк соң? Гаиләләр компенсация аламы?

31
март, 2014 ел
дүшәмбе
Бүгеннән үк инде баласын әлеге бакчага йөртәргә теләгән әти-әниләрдән гаризалар кабул ителә. Аларны интернеттагы дәүләт хезмәткәрләре порталы аша яисә район мәгариф идарәсенә килеп бирергә кирәк.
 Казанда үткән яшьләр һәм балалар фольклор коллективларының II төбәкара конкурсында район Балалар иҗаты йортында шөгыльләнүчеләр дә катнашты һәм әйбәт нәтиҗәләргә иреште.
Бу былтырның шул чоры белән чагыштырганда 1341 килограммга күбрәк. Салман, Алпар, Чуаш Кичүе авыл җирлекләрендә халыктан сөт җыю әйбәт оештырылган.
24 мартта “Алексеевскдорстрой” эшчеләре район юлларындагы чокыр-чакорны ямауга керештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International