ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2014 ел
дүшәмбе
Авылларда мәдәниятны үстерүгә, гореф-гадәтләребезне, милли традицияләрне тергезүгә һәм яшәтүгә зур өлеш кертүләре өчен һәм мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан Иске Кората һәм Чуаш Шәпкәсе мәдәният йортлары директорлары Алина Садиванкина һәм Василий Ермолаев Татарстан мәдәният министрының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Ярты ел буе дәвам иткән ярышларда авыл җирлекләре һәм район оешмаларының 20 командасы 800 ләп уен уйнады.

28
март, 2014 ел
җомга
Путалы көрәш буенча Биектауда узган турнирда Базарлы Матактан Ландыш Хисмәтова үз авырлыгы буенча өченче урынны алды.
"Алинә" универсаль спорт залында "Челтәр компаниясе" Чистай электр челтәрләре командалары арасында волейбол ярышлары булды. Бәйгедә җиде районның электр станцияләре, шулай ук 77 нче подстанция һәм Чистай электр челтәрләре идарәсе командалары көч сынашты.
Республика Икътисад министрлыгы субсидияләр төсендә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен кече һәм урта эшмәкәрләрнең бизнес-проектларын сайлап ала.
Конкурс сайлавында катнашуга заявкалар республиканың эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге тарафыннан быелның 13 мартыннан кабул ителә. Әлки районы өчен эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге вәкиллеге Чистай шәһәрендә (К.Маркс ур., 160 м) урнашкан. Контакт өчен: Билялов Тимур Фәрит улы. Электрон адрес bilyaloy.sce@yandex.ru ; тел.: 8-905-026-36-62.
Республиканың кайбер районнарында техник инвентарьлаштыру бюролары (БТИ) бетерелгән икән. Татарстан Президенты бер киңәшмәдә мондый районнарны каты тәнкыйть утына алды. Халык файдалана торган әлеге хезмәтне яшәтү, аларга кирәк булганча ярдәм итү зарурлыгын әйтте.
Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре бу көннәрдә шәхси хуҗалыкларда асралучы атларны, мөгезле эре терлекне, сарыкларны себер түләмәсенә эмфизематозлы чуанга каршы вакциналыйлар.

27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Быел аның девизы – “Су тормыш өчен–тере табигатьтә”. Гадәттә бу акциядә район мәктәпләре актив катнаша, укучылар аның төрле номинацияләрендә җиңеп тә чыгалар. Әйтик, үткән елда Чуаш Борнае мәктәбеннән Степан Углевның “Кошлар җыелышы” дигән эше Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы дипломына лаек булган иде. Быел да Спас дәүләт табигый тыюлыгы балалар рәсемнәренә, иҗади эшләренә һәм фоторәсемнәргә конкурс игълан итә. Җиңүчеләрне бүләк көтә.
Үткән елның апрелендә янгын күзәтчелеге эшчәнлеге бүлекчәсе хезмәткәрләре Әлки орлык чистарту комплексында тикшерү үткәргәннәр һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәүнең  күп очракларын ачкан булганнар.
Кешеләрне кабул итү район эчке эшләр бүлегендә (Базарлы Матак ав., Ленин ур., 3) була. Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлегенң кагылышлы сораулар белән министр урынбасарына мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә 27 мартка кадәр эчке эшләр бүлегенң гариза язарга һәм кабул итүгә килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International