Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
23
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Районның иң булдыклы хатын-кызлары һәм мәрхәмәтле йөрәкле ел ир-аты ачыкланды
Район мәдәният йортында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты – хатын-кыз күзлегеннән” дигән традицион конкурс үткәрелде. Дүрт сәгатькә сузылган сынаулар нәтиҗәсендә жюри һәм тамашачылар 6 номинациядә иң уңган, булдыклы, сәләтле һәм матур, башкаларга үрнәк булырлык хатын-кызларыбызны ачыкладылар.
“Хузангай” да чүпне акчага әйләндерәләр
Быел кыш “Хузангай” кооперативына газ өчен счет-фактуралар бермә-бер кимрәк килә башлады. Хуҗалык производство биналарын көнбагыш кабыгы ягып җылыта торган казанны эшләтүгә күчте. Нәтиҗәдә берничә цех һәм әзер продукция саклау склады – гомуми мәйданы 300 квадрат метрдан арткан бина чүпкә ташланырга тиешле көнбагыш кабыгы ягылган казаннан җылылык ала. Без бу яңалыкны урынга барып өйрәнеп кайттык.
Янгын сүндерүчеләргә медальләр
Намуслы хезмәтләре, вазыйфаларын бик яхшы башкарулары һәм гражданнар оборонасы өлкәсендә казанышлары өчен 105 нче янгын частеның бер төркем хезмәткәрләре Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Маршал Василий Чуйков” истәлекле медале белән бүләкләнде.
21
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Ирек Сөләйманов истәлегенә волейбол турниры
Әфганстанда һәлак булган сугышчы-интернационалист Ирек Сөләйманов истәлегенә районда волейбол турниры үткәрелә.
Әлкилеләр изге суда коенды
Үткән якшәмбедә һәм аңа каршы төндә районның байтак сулыкларында зур җанлылык хөкем сөрде. 19 гыйнварда бит православныйлар христиан календарендагы иң күренекле бәйрәмнәрнең берсе булган Крещениене билгеләп үтте. Бу көнне йөзгә якын кеше бәкеләрдә изгеләндерелгән суда коендылар.
“Кереп батты ап-ак карга машинам”…
Гыйнвар явым-төшемгә юмарт, көн аралаш диярлек кар ява, буранлый. Нәтиҗәдә авыл урамнарына, юлларга кар ята, көртләр барлыкка килә. Бу җәяүлеләр өчен дә уңайсыз, автомобиле булганнарны әйткән дә юк. Кышның бизәге ап-ак кар шулай итеп кайбер җирләрдә проблемага әйләнде.
Исерекләр күбрәк кичен юлга чыга…
Район юлларында ни хәлләр бар? Моны үз күзебез белән күрү өчен без район ЮХИДИ бүлекчәсенең юл-патруль хезмәте белән бергә рейдка чыгарга булдык. Алдан килешенгәнчә, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин һәм юл хәрәкәте иминлеге буенча пропаганда инспекторы Рамил Фәхриев белән аларның эш бинасы янында очраштык.
17
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Юка боз бәла сәбәбе булмасын
Якшәмбе, 19 гыйнварда, православие христианнары Крещение бәйрәмен билгеләп үтәләр.
16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Юл кагыйдәләре еш бозыла
Үткән елда район юлларында 21 юл-транспорт һәлакәте булып, аларда 3 кешенең гомере өзелгән, 25 кеше зыян күргән (2012 елда аварияләр саны 23 булган, аларда 6 кеше үлгән, 27 кеше яраланган).
Машинасы "тыңламаган"
13 гыйнварда Алексеевск-Югары Колок трассасында авария булды.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз