ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынган икән, ул 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Вакытында түләмәсәң, ике тапкыр артыграк сумманы чыгарып салырга туры киләчәк.
Буген районда иң күп сөт тапшыручылар һәм сөт хәзерләүчеләр слеты булып узды. Хуҗалыгында асраган маллардан мул керем алучыларга мактау сүзләре яңгырады, бүләкләр өләшенде.

24
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Тиздән “Колос” кинотеатрында республика районнарының кино учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре һәм методистлары киңәшмәсе уздырылачак.
Чагыштырмача күптән түгел  оешкан “Әлки мишәрләре” фольклор ансамбленә 18 кеше йөри.
Әлкилеләр узган елда 17 ятим баланы гаиләләренә сыендырганнар.
Узган ел районыбыз медицина хезмәткәрләренең эше гаять югары бәяләнде. Яңа Салман табиблык амбулаториясенең гомуми практика табибы Әнвәр Кәтиев һәм Түбән Әлки фельшер-акушерлык пункты мөдире Илмир Шәмсетдинов, “Ак чәчәкләр” республика бәйгесендә җиңу яулап, “Ел табибы” исеменә лаек булдылар. Алар икесе дә чит илдә стажировка үтүгә юллама белән бүләкләнделәр. Һәм менә ел азагында табибларыбыз Германиядә булып, анда сәламәтлек саклауны оештыру белән танышып, немец коллегалары тәҗрибәсен өйрәнеп кайттылар. Алты яшәр сәфәрдән кайтса, алтмыш яшәр күрә килер, диләр бит. Без дә райондашларыбызның чит илдә күргән-белгәннәре белән кызыксынып, аларны сорауларга күмдек. Илмир Шәмсетдинов белән әңгәмәбезне газета укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

Бу атнаның дүшәмбесеннән  район авыл җирлекләре советларының киңәйтелгән утырышлары башланды. Анда җирле советлар халык алдында еллык башкарган эшләренә хисап тота, агымдагы елга планнар билгели. Әлеге җыеннарда район җитәкчеләре, халыкка хезмәт күрсәтә торган күп кенә службаларның җаваплы вәкилләре дә катнаша.Шундый хисап утырышларының беренчесе Иске Алпар авыл җирлегендә узды.


23
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Кеше һәм җәмгыять тормышындагы теге я бу мәсьләләргә игътибар юнәлтү, бу өлкәдәге казанышларны күрсәтү, ә җитешсезлекләрне ачыклап, проблемаларны хәл итү өчен тулы бер елны багышлау гадәткә кереп китте.

Без инде Гаилә, Спорт, Тарих, Экология елларын кичердек, ә менә 2014 елны Россия Президенты үз Указы белән Мәдәният елы дип игълан итте.

1 февральдән 2014 елның икенче яртысы өчен район газетасына алдан язылу башлана.
Сергей Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее үзенең беренче юбилеена әзерләнә – 25 августта музей ачылганга 10 ел тула.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International