ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү кысаларында Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин үз гомерләренең күп елларын агросәнәгать комплексына багышлаган һәм хәзер лаеклы ялда булган авыл хуҗалыгы тармагы ветераннарының өйләрендә котлады.

 

Утырышта агымдагы елның тугыз аендагы эшчәнлек йомгаклары каралды. Көн тәртибендәге һәр мәсьәлә буенча карарлар кабул ителде.

Чарада Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, сәүдә вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

 

Гаилә-ул сүз генә түгел. Бу сайлау. Бу ышаныч. Бу ярдәм. Татарстан Республикасында юл башында ук бергә булырга теләүчеләрне кадерлиләр һәм хуплыйлар.

Ел башыннан Татарстанда яшәүче 19167 гаилә ана капиталы хисабына торак шартларын яхшырткан. 15507 гаилә акчаны  торак кредитлары (заемнар) өчен түләгән, ә 3660 гаилә торак сатып алуга һәм төзүгә (заем акчаларыннан файдаланмыйча) кулланган.

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге агымдагы елда әлеге максатчан түләүләрне финанслауга 544 миллион сумнан артык акча юнәлткән. 

Ашыгыч кисәтү!  2025 елның 14 октябренә уңайсыз метеорологик күренеш турында (көчле яңгыр)

Татарстан Республикасында табигатьне саклау прокуроры таләбе буенча
оешмаларның вазыйфаи затлары административ җаваплылыкка тартылды
коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарны бозган өчен


12
октябрь, 2025 ел
якшәмбе

Хөрмәтле Әлки районы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International