Әлки районының “Тяминов” крестьян-фермер хуҗалыгында бәрәңге ала башладылар

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Чуаш Борнаенда фермер Юрий Тяминов быел икенче икмәкне 45 гектар мәйданда үстерде. Елы да бәрәңге өчен яхшы килде. Фермерга сугару агрегатларын эшләтергә дә туры килмәгән.

Бәрәңге ала торган комбайн белән буразналарга төшкәч, беренче көн гадәттә техникага обкатка үткәреп уза. Бәрәңгене үзе казып, үзе арбага да төяп бара торган комбайн яңа сезонга әйбәтләп ремонтланган. Хәзер инде үстерелгән уңышны көннәр әйбәт торганда җыеп аласы гына. Билгеле, техника эшләсә дә, кул хезмәтеннән башка булмый. Комбайн казып алган бүлбеләр арасында туфрак кантарлары да эләгә. Аларын аралау белән хатын-кызлар мәшгуль.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International